Бурсыкны аулау турында.

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Бурсыкны аулау чоры 15 августта ачылачак һәм 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

2019 елның 5 августыннан ТР КФҮ филиаллары, үзләренең эш графигы нигезендә, гаризалар кабул итә башлаячак.

Рөхсәтнамә алу өчен, нинди районда аулауга карамастан, Татарстан Республикасы территориясендәге КФҮнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Рөхсәтнамәләр бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:

- рөхсәтнамә алу өчен гариза;

- шәхесне раслаучы документ (паспортның оригиналы);

- аучылык билеты (оригинал);

- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (оригинал);

- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция ( аларга карата җыем ставкалары билгеләнгән, ау хайваннарын аулаган очракта) (оригинал).

Гариза бирүче вәкиле тарафыннан рөхсәтнамәне алу, гади язма рәвештә ышаныч кәгазе һәм шәхесне раслаучы документ нигезендә башкарылырга  мөмкин.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International