Алексеевск районында аучылык җир-суларына багышланган аукцион узды

7 август 2019 ел., чәршәмбе

Бүген, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, Алексеевск районының  6 400 га мәйдандагы һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларына, аучылык хуҗалыгы килешүе төзү хокукына аукцион үткәрелде.

Аукционда 4 катнашучы булды. Аукцион нәтиҗәләре буенча ҖЧҖ «Марал» җиңүче дип танылды.

Җиңүче белән 49 елга хайваннар дөньясы белән файдалану хокукына аучылык хуҗалыгы килешүе төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования