«Ашыт» тыюлыгына 400 соры торна очып килде.

4 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

«Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгына (Әтнә районы) бер үк вакытта 400 баштан артык соры торна җыелды. Бу кошлар Татарстанның Кызыл китабына кертелгән һәм аларны тыюлык территориясендә апрель аеннан алып октябрь аена кадәр күзәтергә мөмкин, аннары  алар көньякка очып китәләр.

Шулай ук, торналардан тыш, тыюлык территориясен ысылдавык аккошлар  яратып алды, алар саклана торган территориянең өч участогында бала чыгара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования