Әгерҗедә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга кыргый хайваннар турында сөйләделәр.

2019 елның 6 сентябре, җомга

«Кичке таң» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре, «Солнышко» балалар бакчасында  әйләнә-тирә дөнья га карата кызыксыну уяту, кыргый хайваннарның күптөрлелеге турында белемнәр туплау һәм балаларның игътибарын юкка чыккан төрләргә җәлеп итү өчен, «Кыргый хайваннар көне» үткәрделәр.

Тыюлык белгече Әлфия Нуриманова балаларны безнең якта яшәүче кыргый хайваннарның үзләрен тоту үзенчәлекләре, аларның табигать өчен файдасы, аларны тормыш шартларына җайлашуы белән таныштырды.  Россия урманнарындагы кыргый хайваннар, аларның яшәү рәвеше, туклануы, яшәү урыннары, урманда хайваннарның кышка ничек әзерләнүе турында күзаллау бирде. Шулай ук балаларны Татарстан Республикасының Кызыл китабы һәм аңа кертелгән хайваннар белән таныштырды. Кайбер төр хайваннарның юкка чыгу сәбәпләрен санап чыкты, хайваннар дөньясын ни өчен сакларга кирәклеген аңлатты, табигатьтә үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтте.

Балаларга  бу чара бик ошады, алар бик теләп табышмаклар бәйгесендә катнаштылар, шул ук вакытта биремнәрне яхшы гына үтәделәр, хайваннар турында хикәяләр, мәкальләр, әйтемнәр тыңладылар. Аннан соңгы биремдә һәрбер бала якларга һәм сакларга теләгән хайванның рәсемен ясарга тиеш иде.       

Балалар Кызыл китапка кертелмәгән хайваннарны да сакларга кирәклеген, аларның тормышы еш кына бездән, безнең табигатьтә үз-үзебезне тотуыбызга  бәйле булуына инандылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International