Чистайда, кыр кәҗәсен бәрдереп китеп барган,юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кеше табылды.

11 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

2019 елның 28 августында Чистай – Казан автоюлында, Галактионово дачалар  поселогы борылышы янында, кыр кәҗәсен бәрдерделәр. Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качты. ГИБДД һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре уртак эш алып бару нәтиҗәсендә 5 сентябрьдә кагыйдә бозучы табылды.  Юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен, ул машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 40 000 сум күләмендә зыянны каплау рәвешендә җәза алды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования