Аучы календаре.

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле аучылар, сезгә җайлы булсын өчен, безнең сайтта “Аучы календаре” дигән  бүлек барлыкка килде.  Анда Татарстан Республикасы территориясендәге ау чорларының актуаль вакытлары белән танышырга була.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, 5 сентябрьдә, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыйммәтле мехлы хайваннарны табуга рөхсәтнамә алу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

Рөхсәтнамә алу өчен, нинди районда аулауга карамастан, Татарстан Республикасы  территориясендәге  КФҮнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә (843) 222-06-20 телефоны буенча КФҮнең Call-үзәге операторлары ярдәмендә, КФҮ филиалларына кабул итүгә алдан ук язылырга мөмкин.​

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International