Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Киров өлкәсе һәм Марий Эл Республикасы коллегалары белән тәҗрибә уртаклашты.

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Киров шәһәренә эш буенча баргач, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары     Р. Г. Шәрәфетдинов һәм хайваннар дөньясы мониторингы бүлегенең әйдәүче консультанты  Р. Т. Миңнегулова Киров өлкәсенең урман хуҗалыгы министры А. И. Шургин, ау буенча аның урынбасары Д. С. Анисимов һәм Марий Эл Республикасының табигый байлыклар, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министры урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы М. С. Козлов белән очраштылар.

Очрашуда Дәүләт комитеты белгечләре, хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану , ә атап әйткәндә аучылык байлыкларының санын исәпкә алу һәм көйләү, аларны тоту һәм табу өчен рөхсәтнамәләр бирү өлешендә, коллегалар белән тәҗрибә уртаклаштылар. Белгечләр киләчәк хезмәттәшлек өлкәләрен һәм уртак эш планнарын билгеләделәр.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International