Кадрлар резервына кертүгә конкурслар игълан ителде.

2 октябрь 2019 ел., чәршәмбе

2019 елның 2 октябреннән Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты түбәндәге конкурслар игълан итә:

Киләсе вазыйфаларга  кадрлар резервына кертү:

- биологик төрлелек бүлеге башлыгы (баш төркем, «җитәкчеләр»  категориясе»);

- Яшел Үзән районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлегенең район (районара) бүлеге башлыгы (әйдәп баручы төркем, «җитәкчеләр» категориясе);

-Балык Бистәсе районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлегенең район (районара) бүлеге башлыгы (әйдәп баручы төркем, «җитәкчеләр» категориясе);

Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат «Идарәче кадрларның федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/.

Кирәкле документлар белән бергә конкурста катнашу өчен гаризаларны,  аларны кабул итү турында мәгълүмат урнаштырылган көннән алып 21 көн эчендә (2019 елның 22 октябренә кадәр), конкурс комиссиясе сәркатибе  киләсе адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, каб. 203, тел. (843) 211-73-81, 211-66-94

Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 2019 елның 30 октябрендә булачак. 

Конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования