Әгерҗе районында ташландык материаллардан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе.

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

«Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында «Кичкетаң» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре оештырган, көнкүреш калдыкларын икенчел файдалануга багышланган «чүп-чар+фантазия»конкурсы зур уйланма һәм фантазия белән үткәрелде. Чараның максаты- кече яшьтән үк балаларның игътибарын тирә-якны көнкүреш калдыклары белән пычрату проблемаларына җәлеп итү,  көнкүреш калдыкларны киметү һәм аларны икенчел файдаланырга ничек өйрәнү турында фикер алышу. Конкурс инде кулланылган көнкүреш материалларының яңа мөмкинлекләрен күрсәтүгә юнәлдерелгән иде.

Алар кулланыла торган материалның төрлелеге белән аерылып торды: бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, пластик тара, калай банкалар, стаканнар, кашык һәм тәлинкәләр, пластик көпшәләр, иске әйберләр һәм башкалар. Әгерҗе муниципаль районының мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге 45 катнашучы 50дән артык төрле эш тәкъдим итте. Балалар бакчаны, клумбаларны, балалар уен мәйданчыгын һәм башка урыннарны бизи ала торган, ташландык әйберләрнең икенче тормыш төрлелеген күрсәтергә тырышып, һәр эшкә күңеленең бер өлешен керттеләр, фантазиясен, тырышлыгын күрсәттеләр.

Чара программасында шулай ук укучыларның экологик проектларны яклау белән чыгышлары да каралган иде. Алар калдыклар белән эш итүнең мөмкин булган вариантлары турында сөйләделәр, хәзерге хәлне яхшырту өчен һәрберебезнең дә нәрсә эшли алуыбыз турында  аңлаттылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча, конкурс эшләреннән  күргәзмә оештырылган иде.

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International