Дәүләт комитеты вакантлы вазыйфаны биләүгә конкурс игълан итә

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты (2019 елның 5 ноябреннән) Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә, атап әйткәндә:

биотөрлелек бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече (өлкән төркем, «тәэмин итүче белгечләр»категориясе).

Шулай ук Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының кадрлар резервына кертү өчен түбәндәге вазыйфалар буенча конкурслар игълан ителде:

- биологик төрлелек бүлеге башлыгы (баш төркем, «җитәкчеләр»  категориясе);

- Яшел Үзән районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлегенең район (районара) бүлеге башлыгы(әйдәп баручы төркем, «җитәкчеләр»  категориясе);

-Балык Бистәсе районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлегенең район (районара) бүлеге башлыгы(әйдәп баручы төркем, «җитәкчеләр»  категориясе).

Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат «Идарәче кадрларның федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/.

Конкурста катнашу өчен гаризаларны, кирәкле документлар белән бергә, конкурс комиссиясе сәркатибе ,кабул итү турында игълан урнаштырылган көннән алып (2019 елның 25 ноябренә кадәр) 21 көн дәвамында, киләсе адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, каб. 203, тел. (843) 211-73-81, 211-66-94

Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 2019 елның 4 декабрендә булачак.  Конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган ( http://ojm.tatarstan.ru/rus/kadrovaya-politika-test.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International