Аеруча саклана торган табигый территориядә ярты чакрымлы ятьмә тартып алынды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре региональ әһәмияттәге "Чөгә балыгының уылдык чәчү урыны" дәүләт табигый зоология тыюлыгы участогында, законсыз тоту коралларын куллану фактларын ачыклау буенча үткәрелгән рейд барышында, гомуми озынлыгы 500 метр һәм 10 якоре булган ятьмә тартып алдылар. Бу чара Алабугада «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге»ДБУ белгечләре белән берлектә үткәрелде.

Ятьмәгә  эләккән 15 кг төрле тере балыкны табигый яшәү мохитенә чыгардылар. Хәзер бу хокук бозуга бәйле затларны ачыклау буенча тикшерү бара.

Су биологик ресурсларын саклау буенча ел дәвамында көчәйтелгән эш алып барылды. Республика хөкүмәте тарафыннан матди-техник базаны ныгыту буенча җитди ярдәм күрсәтелә, бу эшнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә.

Агымдагы елның 3 кварталы эчендә рейд чаралары саны 47 берәмлеккә артты, 1116 административ беркетмә төзелде, ачыкланган фактлар буенча 97 җинаять эше кузгатылды, яр линияләре аудиты буенча браконьерлар тору урыннарының реестры төзелде – барлыгы 73 объекттан, суд карарлары буенча-43е бетерелде.

Бу ел эчендә республика сулыкларыннан барлыгы 6919 браконьерлык ятьмәләре тартып алынды.  Бер челтәр суга уртача өч тапкыр куелуны һәм 20 кг балык китерүне исәпкә алып, 138 млн. сумнан артык зыянны булдырмый калуга ирештеләр.

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тыюлык территориясендә чөгә балыгы популяциясе барлыкка килүгә янаучы теләсә нинди эшчәнлек, аерым алганда, сәнәгый балыкчылык, геологик разведка эшләре, файдалы казылмалар, руда булмаган материаллар табу һәм шартлату эшләре тыелган.

Җир кишәрлеге Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейнының су хуҗалыгы өчен әһәмияткә ия булган су объектларында урнашкан Уылдык чәчү кишәрлекләре исемлегенә кертелде ("Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен балык тоту кагыйдәләрен раслау турында" Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 18 ноябрь, 2014 ел, № 453 боерыгының 6 нчы кушымтасы"), һәм ул фаунистик яктан әһәмиятле, чөгә балыгының тарихи яктан танылган һәм тотрыклы уылдык чәчү урыны булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International