«Парклар маршы» республика акциясе призерлары бүләк алды

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Соңгы берничә көндә республика районнарында «Парклар маршы-2019» республика акциясе кысаларында узган плакатлар конкурсы призерларын бүләкләү булды.

Дәүләт тыюлыклары белгечләре җиңүчеләргә грамоталар, китаплар, канцелярия яки яшь химиклар һәм физиклар наборлары тапшырды.

Балаларга бу ел саен үткәрелә торган акциягә багышланган конкурс һәм чаралар ошады, һәм алар киләсе елда да катнашырлар дип ышанып калабыз.

«Ашыт» тыюлыгы белгечләре һәм Арча районы Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары

«Озын Алан» тыюлыгы белгечләре һәм Тәтеш районы укучылары

Балтач районы укучылары белән  «Балтач» тыюлыгы белгечләре


«Чулпан» тыюлыгы белгечләре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International