Кадрлар резервындагы вакансияләр һәм конкурслар

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

2019 елның 20 ноябреннән Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты буш вазыйфаны биләүгә, ә атап әйткәндә хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы идарәсе хайваннар дөньясын мониторинглау бүлегенең әйдәп баручы консультанты (алып баручы төркем, «белгечләр» категориясе) вазыйфасына конкурс игълан итә.

 Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат «Идарәче кадрларның федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/.

Конкурста катнашу өчен кирәкле документлар  теркәлгән гаризаларны, конкурс комиссиясе сәркатибе,  кабул итү турында игълан урнаштырылган көннән алып 21 көн эчендә(2019 елның 10 декабренә кадәр)  түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, каб. 203, тел. (843) 211-73-81, 211-66-94

Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 2019 елның 20 декабрендә булачак. 

Уздырыла торган конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган. ( http://ojm.tatarstan.ru/rus/kadrovaya-politika-test.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International