Күчмә кошлар язмышы өчен борчылучы гражданнарның мөрәҗәгатьләре ешайды

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетына, күчмә кошларның җирле сулыкта кышларга калулары турында борчылып, республика халкы мөрәҗәгать итә. Гражданнар су йөзүче кошларның киләчәк язмышы өчен борчылалар. Дәүләт комитеты белгечләре билгеләп үткәнчә, борчылу өчен сәбәп юк. Кошларның бер өлеше торак пунктларда, нигездә, кышын  суы катмый торган  сулыклар булган шәһәрләрдә кышлыйлар. Сүз каурыйлыларның  сәламәтлеге начарлану яки имгәнүләр булу турында бармый.  Белгечләр күзәтүе буенча, кошлар ирекле очалар һәм көньяк регионнарга күченергә сәләтле. Мәсәлән, Казанда  катмый торган сулыклар бар, аларда кошлар уңышлы гына кышлый.

Гражданнарга битараф булмаулары өчен  рәхмәт белдерәбез, ләкин Сез яраланган кошны күреп алсагыз, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына (843) 211 66 94 телефоны буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International