Мамадыш районы яшәүчесенә законсыз балык тоту кыйммәткә төште. Ир-ат Татарстан Республикасының аеруча саклана торган табигый территорияләре дәүләт реестрына кертелгән, «Чиста болыннар» комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык акваториясе чикләренә керә торган территориядә законсыз рәвештә биологик су ресурсларын тоткан. Ике ятьмә – тыелган массакүләм тоту коралы – урнаштырган, шуның белән «Балыкчылык һәм су биологик ресурсларын саклау турында» гы федераль законны, Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейнының балык тоту кагыйдәләрен бозды. Ятьмәгә корбан балыклары, шыртлакалар, аккүзләр, кызыл канатлар һәм башка балыклар эләккән иде. Мамадыш яшәүчесе 110 мең сумнан арткан зур зыян китергән.
Җинаять эше барышында ул зыянны тулысынча каплаган һәм штраф түләгән. Аның ярдәмендә законсыз балык тоту оештырылган моторлы көймә тартып алынган.