Азнакай балаларына биоресурсларны саклаучылар һөнәре турында сөйләделәр

2019 елның 29 ноябре, җомга

 Азнакай шәһәренең 15 нче «Алтын балык» балалар бакчасында үсеп килүче буынның экологик культурасын үстерүгә багышланган дәрес узды. Балаларга туган як экосистемасы өчен урманнарның әһәмияте, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, Татарстанда биоресурсларны саклау һәм арттыру өчен үткәрелә торган чаралар турында сөйләделәр. Дәресне «Чатыр-Тау» ДТКТ хезмәткәрләре үткәрде, аларның сүзләренчә, мондый дәресләр кызыксынучанлыкны, табигать белән кызыксынуны арттыра һәм һөнәрне сайларга ярдәм итә. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр урман хайваннары һәм кышлаучы кошлар турында, «Чатыр-Тау»тыюлыгы территориясендә нинди сирәк үсемлекләр һәм хайваннар очравы турында белделәр.  Белем бирү чарасы кысаларында балалар арасында «Туган як табигате»дигән иҗади рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста 5-6 яшьлек 40 бала катнашты. Иң яхшы эшләр өчен, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International