«Кышын кошларны ашатыгыз» - Бөтенроссия кышлаучы кошлар көненә багышланган масштаблы акция

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

15 гыйнварда билгеләп үтелщ торган «Бөтенроссия кышлаучы кошлар көне»н бәйрәм итү өчен «Чулпан», «Ашыт», «А.И. Щеповский исемендәге «Дала», «Чиста болыннар» һәм «Балтач» тыюлыклары хезмәткәрләре  тарафыннан экологик белем бирү чаралары оештырылды һәм үткәрелде. Балалар  өчен уздырылган дәресләр «Кышын кошларны ашатыгыз»дигән масштаблы акциянең бер өлеше булды. Дәрес барышында балалар Россия календаренда бу үзенчәлекле көннең ничек барлыкка килүен һәм акция кем хөрмәтенә үткәрелүен белделәр.

 

Балалар безнең илдә кышларга кала торган кошлар белән таныштылар, кышлаучы кошларның гадәтләре турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. «Ашыт» һәм А.И. Щеповский исемендәге «Дала» тыюлыклары белгечләре балалар белән табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның роле, аларны кышкы чорда өстәмә ашатырга кирәклеге турында фикер алыштылар. «Чиста болыннар» һәм «Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләре кышкы чорда кошларны ашатуга зур игътибар юнәлттеләр, җимлекләр ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр.

 

 «Чулпан» тыюлыгы хезмәткәрләре тарафыннан тыюлык территориясендә алдан әзерләнгән җимлекләрне элеп кую оештырылды. Саф һавада бергәләп пылау әзерләү балалар өчен күңелле сюрприз булды.

 

Соңыннан балаларга бүләкләр бирелде, ә педагогларга ,яшь буынга экологик белем бирүдә зур өлеш кертүләре өчен, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International