«Балык– булсын!» акциясе дәвам итә

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Кыш саен бу вакытта сулыкларда  балыкның һава җитмәүдән тончыгуы башлана. Балык кислородның суга эләгүенә комачаулый торган боз панцире, шулай ук яктылыкны үткәрмичә хәлне тагын да начарлата торган  кар катламы астында кислород җитмәүдән күпләп үлә. Һава җитмәү нәтиҗәсендә сулыкның барлык балык ресурслары тулысынча юкка чыгарга мөмкин, бигрәк тә шуннан күлләр зыян күрә.

Әлеге авыр нәтиҗәләргә юл куймас өчен, бозда кечкенә тишекләр ясыйлар һәм алар катмасын өчен дә, аэрацияне тәэмин итү өчен дә, тишекләргә камыш тыгып калдыралар.

2020 елда чаралар тагын да җәенкерәк булып уза. Үсеп килүче буын да катнашкан, уылдык чәчү чорында балык уылдыгын коткару максатларында ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштыру буенча, язгы «Балык-булсын» акциясе дәвамына, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән, балык хуҗалыгы әһәмиятенә ия булган Татарстан Республикасының су объектларында (Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләренең култыгы һәм кушылдыклары, кече елгалар, буалар, күлләр һ.б.) җәмәгатьчелек катнашында, бозда тишекләр ясау буенча кышкы чаралар үткәрелә. Һәвәскәр балыкчылар да, шулай ук барыннан да күбрәк республиканың балык запасларында кызыксынучан сәнәгый балыкчылар үзләре дә актив кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International