ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2017 ел
җомга

ТР Әгерҗе муниципаль районының Көчек урта белем бирү мәктәбендә, районның  урта белем бирү оешмаларының укытучылары өчен,  “Табигатьне саклау өлкәсендә  белем бирү оешмаларының  экологик мәгариф һәм  тәрбияләү өлкәсендә берләшү” темасына район күләмендә семинар-практикум узды. Аның эшендә   ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының  Кама буе  территориаль идарә белгече,  региональ әһәмияттәге  “Кичке Таң” дәүләт табигый тыюлыгы белгече, ТР Әгерҗе районының, авылларның администрациясе һәм массакуләм мәгълүмат чаралары  катнаштылар.

Семинарның максаты булып,  Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елында,белем бирү оешмалары укытучыларының  экологик белем бирү һәм тәрбияләү буенча тәҗрибәне гомумиләштерү, укытучыларның  иҗади потенциалын үстерү, аларның экологик белем бирү һәм  тәрбияләү өлкәсендә  компетентлылыгын күтәрү тора иде.

Экологик белем бирү һәм  тәрбияләү өлкәсендә  эш тәҗрибәсенә Күргәзмә-презентация ясаган  чарада “Кичке Таң” дәүләт табигый тыюлыгы коллективы катнашты.

Тыюлык башлыгы А.Г.Файзуллин  семинар катнашучылары алдында доклад белән чыгыш ясады  һәм аерым осталык күрсәткән укытучыларга  тыюлык администрациясе исеменнән,  тирә -якны саклау  һәм тыюлык эшен үстерү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен, дипломнар һәм бүләкләр бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International