Сәнәгый балык тоту бүлемтекләре кулланучыларына!

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе  хәбәр итә: бүген  комплекслы өлгер-профилактика  чарасы “Уылдык чәчү-2017” тәмамлана. Ул  Идел –Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен, Россия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгының 18.11.2014 елдан 453 номерлы боерыгы белән расланган,  Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп, Татарстан Республикасында 2017 елның15 апреленнән алып 15 июненә кадәр уздырылды. Уылдык чәчү вакытында, сәнәгый ысуллар белән балык тоту  тыелган иде!

Чараны уздыру  биологик су байлыкларын  саклауга һәм рациональ куллануга, күл-елга балыгын тотуга хокуклы булган эшкуарларның һәм  хокукый затларның эшчәнлеген тикшерүне тәэмин итүгә, ә шулай ук язгы-җәйге чорда  браконьерлык очракларын булдырмауга юнәлтелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International