Хокуксыз аулау өчен хөкем карары чыгарылды!

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

Чиремшән район хөкеме карары белән, гражданин П.   Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 258 маддәсе 1нче бүлеге “а,б” пунктлары( механик транспорт чарасын кулланып, зур зыян китерү белән хокуксыз аулау), 222 маддәсе 1 бүлеге (коралны, аның  төп өлешләрен, сугыш кирәк-яракларын хокуксыз сатып алу, бирү, сату, саклау, күчерү һәм үз яныңда йөртү) , 222.1. маддәсе 1 нче бүлеге (шартлаткыч маддәләрне хокуксыз саклау)   белән каралган җинаять эшләрендә гаепле дип танылды һәм 2 елга азатлыкны шартлы чикләү, 102 000 сум штраф, ау коралларын ( 20 калибрлы ТОЗ мылтыгы) юк итү, “Буран” кар йөрү машинасын дәүләт милегенә тартып алу һәм аучылык байлыкларына китерелгән зыянны 200 000  сум зурлыгында түләү  рәвешендә, өлешчә кушу юлы белән җәза билгеләнде.

2017 елның 10 март көнендә Чиремшән районының Лагерка авылыннан 1,5 км ераклыгында  пошиның ( ана поши) калдыклары табылды. Өстерәү эзләре шул авылның  гражданин П. йорты янына алып килделәр.  Тентү барышында  сырлы спорт-аучылык мылтыгына 149 патрон, 1853 елгы үрнәкнең “ Лефоше” системасына сырлы  алты зарядлы револьвердан төп өлеш булып килгән 3 деталь, 468,7 грамм төтенсез нитроцеллюлоза дары һәм поши калдыклары табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International