ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2022 ел
сишәмбе

Хәзер балыкларның уылдык чәчү чоры. Аның үрчү шартларын яхшырту һәм республика сулыкларында популяцияне саклау өчен ясалма уылдык чәчү урыннары ясала һәм урнаштырыла.


19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Республикада ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыруның иң кызган чагы. Чаралар Чистай районының Прость елгасында «Балык-Булсын!» табигать саклау чаралары комплексы кысаларында оештырылды. 
 


16
май, 2022 ел
дүшәмбе

Су биологик ресурсларын саклау һәм яңадан торгызу һәм республиканың сусаклагычлары акваторияләрендә уылдык чәчүне уңайлы уздырып җибәрү максаты белән, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты ясалма уылдык чәчү урыннарын ясау һәм урнаштыру буенча «Балык-Булсын!» дигән акция уздыра.


12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда су биологик ресурслары популяциясен арттыру өчен ясалма уылдык чәчү ояларын урнаштыру буенча эш дәвам итә.


1
апрель, 2022 ел
җомга

Татарстанда кыш көне һава җитмәүлектән балыкның үлүен булдырмау чаралары төгәлләнде. Алар “Балык-Булсын!”акциясе  кысаларында оештырылды. 
 


17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Калын боз астында да тормыш бар. Әмма боз катламы су астында яшәүчеләрнең көнкүрешен шактый авырайта. Кислород җитмәү сәбәпле, су астында үсемлек һәм балык үлә. Аларның һәлак булуына юл куймас өчен, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Кама Тамагы районы буенча районара бүлеге белгечләре “Балык-Булсын!” акциясен үткәрделәр.


10
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Балыклар, башка терлекләр кебек үк, кислородтан башка яши алмый. Балыкларның үлүенә юл куймас өчен «Спас» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре « Балык-Булсын!»дигән акция  үткәрделәр.


24
май, 2019 ел
җомга

Бүген Спас районында «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесендә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Балык булсын!» исемле  ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыру буенча акциядә катнашучыларга грамоталар тапшырдылар.

Укучылар Куйбышев сусаклагычында ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштыруда ярдәм иттеләр. Алар чыршы ботакларын бергәбәйләделәр  һәм бауга беркеттеләр, аннары ясалган уылдык чәчү урыннарын  Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, якынча 2 метр тирәнлектә, суга урнаштырдылар.

Укучылар ярдәме белән Спас районы акваториясендә 1500 оя урнаштырылды. ​


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 16 май көнне, “Балык – булсын!” акциясе кысаларында, Кама Тамагы районының Тәмте авылында Комитетның төп чара узды.

Ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыруда Кама Тамагы районың башлыгы Н.А Вазыхов катнашты, шулай ук район башкарма комитет аппараты, Тәмте гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, һәм җирле Балык тоту клубы.

Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Р. Г. Шәрәфетдинов акциядә катнашучыларны сәламләде, чараның әһәмияте, аның балыклар өчен уылдык чәчүгә уңай йогынтысы турында сөйләде.

Кама Тамагы районы акваториясендә чара вакытында уылдык чәчү урыннары 1,5 километр урнаштырылды.

Икенче ел рәттән “Балык-Булсын!” акциясе , Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм яр буе муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары ярдәмендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырыла.


14
май, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләрендә су биологик ресурсларын саклау һәм яңадан торгызу һәм уылдык чәчү өчен уңай шартлар тудыру максатыннан, 6 майда “Балык-булсын!” акциясе старт алды.

Әлеге чара вакытында суга ясалма уылдык чәчү урыннары ясап урнаштырыла. Уылдык чәчү урыннарының конструкциясе һәр метр аша ылыслы ботак (оялар) эленгән, шулай ук йөк һәм йөзмәләр эленгән (алга таба уылдык чәчү урыннарын табу өчен) баудан (100-150 метр озынлыктагы) ясалган. Уылдык чәчү урыннары, аларда маймычлар чыккач, сулыктан алына һәм утильләштерелә.

Акция Әгерҗе, Актаныш, Югары Ослан, Яшел Үзән, Алабуга, Кама Тамагы, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Чистай районнарында узды инде.

14 майга 21950 оялык уылдык чәчү урыннары куелды.

Фәнни мәгълүматлар буенча, бер оядан якынча 1,1-1,2 кг балык чыга, димәк 21950 оя=26340 кг.

Акция Кама Тамагы районында -16 майда, Мамадыш районында -24 майда, Менделеевск районында – 15-16 майда, Түбән Кама районында – 17 майда, Спас районында – 15 майда, Тукай районында 25 майда дәвам итәчәк.

Тулырак мәгълүматны сез 211 66 94 телефоны буенча ,су биологик ресурслар бүлегендә ала аласыз.

Фото: Тәтеш районы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International