ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2019 ел
җомга

Бөтендөнья балыкчылык көне ел саен бөтен дөньяда 27 июньдә билгеләп үтелә. Беренче тапкыр Бөтендөнья балык тоту көнен 1985 елда билгеләп үтә башладылар. 1984 елның июлендә Римда балыкчылыкны җайга салу һәм үстерү буенча Халыкара конференция узды. Аның карары белән, балык тотарга яратучыларны берләштерә торган ,бу бәйрәм оештырылды.

Бөтендөнья балык тоту көненә «Зөя буйлары»  ДТКТ белгечләре Буа районының «Бор» һәм «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагерьларында экологик чараларны багышладылар. 240 баланы бәйрәмнең традицияләре, суда һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар, табышмаклар әйттеләр. Шулай ук балык тоту турында мавыктыргыч викторина үткәрелде. Һәр чара ахырында иң актив катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. ​


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне, планетаның тереклекне тәэмин итү системаларына арта торган йөк, кискен ноктагакилеп җитмәсен өчен, мөмкин кадәр күбрәк кешене булышырга өнди. Бәйрәм 1973 елдан  алып ел саен 5 июндә билгеләп үтелә. Бу көнне бөтен дөнья буенча урам митинглары, велосипедчылар парады, «Яшел» концертлар, мәктәпләрдә иншалар һәм плакатлар конкурслары, агачлар утырту, калдыкларны торгызу  һәм территорияне җыештыру кампанияләре һәм башка чаралар оештырыла.

Ел саен аның тематикасы һәм девизы билгеләнә, төп халыкара чараларны үткәрү урыны сайлана. 2019 елда бу “Һаваны пычратуга каршы көрәш” һәм кабул итүче ил Кытай булды.

Халыкара көннәр катгый сораулар буенча киң җәмәгатьчелеккә белем бирү, глобаль проблемаларны хәл итү өчен, сәяси ихтыярны һәм ресурсларны мобилләштерү, ә шулай ук кешелек казанышларын таныту һәм ныгыту өчен сәбәп булып торалар. ​


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

Азнакай шәһәренең 8 нче урта мәктәбендә Халыкара биологик төрлелек көненә багышланган экологик дәрес узды. Чараны, 5 экологик сыйныф укучылары өчен ,ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Чатыр-Тау» дәүләт  табигать тыюлыгы хезмәткәрләре үткәрде.

Тыюлык белгечләре балаларга биологик төрлелекнең әһәмияте, үсемлекләрнең һәм хайваннарның сирәк һәм юкка чыгучы төрләрен саклау турында сөйләделәр, аеруча саклана торган табигый территорияләрне саклау режимы, шулай ук Татарстан Республикасының биологик төрлелеген саклау өчен үткәрелә торган табигать саклау акцияләре һәм чаралары белән таныштырдылар.

Чара ахырында викторина уздырылды. Анда актив катнашучыларга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр тапшырылды.

8-нче номерлы мәктәп укучылары тыюлыкның күп кенә экологик белем бирү  чараларында: иҗади конкурсларда, викториналарда, экологик конференцияләрдә катнашалар һәм экологик тематика буенча республика конкурсларында күп тапкыр җиңүче булып киләләр.

 

2001 елдан башлап, ел саен Халыкара биологик төрлелек көне (International Day for Biological Diversity) билгеләп үтелә.

Халыкара биологик төрлелек көненең төп бурычы-Җирдә бик күп флора һәм фауна төрләренең юкка чыгу проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү.

Бу көн 1995 елда БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1994 елда биологик төрлелек турындагы Конвенция якларының конференциясе тәкъдиме нигезендә махсус резолюция нигезендә  игълан ителде.

Биотөрлелек-экосистемаларның һәм тулаем биосфераның оптималь эшләвенең бер факторларының берсе. Биотөрлелек экосистемаларның тышкы стресс йогынтысына тотрыклылыгын тәэмин итә һәм аларда хәрәкәттәге тигезлеккә ярдәм итә. Тере организмнарның мирас мәгълүматыннан файдаланып, экосистемаларның тигезлеккә омтылу  сәләте, тулаем алганда, биосфераны һәм локаль экосистемаларны тулы мәгънәдә системалар  итеп ясый.

Татарстан Республикасында биологик төрлелекне саклау өчен аеруча саклана торган табигый территорияләр оештырыла, сирәк һәм юкка чыга торган төрләр саклана, үсеп килүче буынга экологик белем бирелә.


29
март, 2019 ел
җомга

Республиканың кайбер районнарында Бөтендөнья урманнарны яклау көненә багышланган дәресләр узды.   Тыюлык белгечләре балаларга урман экосистемаларының әһәмияте, аларны саклау һәм торгызу кирәклеге турында сөйләделәр. 

Уздырылган чараларның максатлары булып, кешеләр тормышында урманның эстетик, танып-белү, сәламәтләндерү, гамәли әһәмиятен ачу, урманнарны яклау һәм саклау, балаларда урманда үз-үзеңне тоту нормаларын формалаштыру торды.

- Тәтеш шәһәренең «Каенкай» балалар бакчасында ДТКЗ «Озын Алан»,

- Буа шәһәренең «Кояшкай» балалар бакчасында ДТКЗ «Зөя буйлары», 

- ТР Әгерҗе районының Иж-Бубый урта мәктәбендә  ДТКЗ «Кичке Таң»,

- ТР Спас районының «Колосок» балалар бакчасында  ДТКЗ «Спас»,

- ТР Чистай районының «17 нче номерлы «Каенкай» балалар бакчасы»нда ДТКЗ «Чиста болыннар».​


22
март, 2019 ел
җомга

 Бөтендөнья су ресурслары көне ел саен 22 мартта билгеләп үтелә.

Бөтендөнья су ресурслары көнен бәйрәм итү идеясе 1992 елда Рио-де-Жанейрода БМОның әйләнә-тирә мохиткә һәм үсешкә багышланган конференциясендә тәкъдим ителде.

Бөтендөнья су ресурслары көне төче суга керә алу мөһимлегенең әһәмиятлелегенә игътибарны юнәлтү, шулай ук төче су ресурсларыннан тотрыклы һәм рациональ файдалану методларын пропагандалау максаты белән билгеләп үтелә.

Ел саен Бөтендөнья су ресурслары көне төче су белән тәэмин итү проблемасының күпмедер аспектын ассызыклап китә. 2019 елда Бөтендөнья су ресурслары көне темасы — «Беркемне дә читтә калдырмыйча».​


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

21 мартта бөтен дөньяда, 1971 елда нигез салынган һәм шуннан бирле ел саен билгеләнә  торган,Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны яклау көне билгеләп үтелә.  2012 елда БМО Генераль Ассамблеясы , җәмгыятькә урманнарны саклауның мөһимлеге һәм аларның әһәмияте турында хәбәрдарлыкны арттыру өчен, ел саен 21 март көнне Халыкара урманнар көнен (International Day of Forests) билгеләп үтүне үзенең резолюциясе белән раслады.
Халыкара Урманнар көненең төп бурычы булып планетада яшәүчеләрнең игътибарын урманнарны саклау проблемасына җәлеп итү, урман экосистемаларының әһәмияте, аларның чын торышы, аларны саклау һәм яңадан торгызу буенча төп чаралар турында хәбәр итү тора. Чөнки урманнар-милли байлык, шул исәптән Россиядә дә. Аның өлешенә дөнья урманнарының биштән бер өлеше һәм якынча шундый ук агач запаслары туры килә. Бу урманнарның глобаль әһәмиятен ил өчен иң кыйммәтле чимал чыганагы буларак кына түгел, ә җирдә яшәү шартларын билгели торган, биосфераның мөһим компоненты буларак та билгели.


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

1997 елның мартында Бразилиянең Куритиба шәһәрендә, Халыкара елгалар көне (International Day for Rivers) дип аталган яңа бәйрәм оештырылуын хуплаган, беренче халыкара конференция узды. Бу көннең девизы булып «Елгалар, су һәм тормыш өчен!» сүзләре килде.

20 ил җәмәгатьчелеген берләштергән конференция, елга бассейннары белән идарә итүнең демократик алымнарын эшләү буенча  зур бурыч куйды.

Россиядә 2,5 миллионнан артык елга, кечкенә елга һәм инеш бар дип исәпләнә. Бу көнне экологлар табигатьтә су әйләнешенең мөһимлеге турында тагын бер кат искә төшерәләр. Ә елгалар, бу процессның аерылгысыз өлеше.

Елгаларны табигать тудырганча саклау өчен, дөньяның күп кенә илләрендә төрле акцияләр, компанияләр, демонстрацияләр үткәрелә. Уникаль гидрография системаларын саклауның иң нәтиҗәле һәм озак сроклы ысулы булып, аеруча саклана торган табигый территорияләр булдыру санала.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International