ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

«Кичкетаң » тыюлыгы «Татарстанның чиста урманнары» дип исемләнгән республика акциясенә кушылды. Акция кысаларында тыюлык хезмәткәрләре, җирле халык белән бергә, урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан чистарттылар, урмандагы беседкаларны, аншлагларны һәм мәгълүмат щитларын ремонтладылар.

Шулай ук тыюлык гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен бу акциягә багышланган дәресләр һәм экологик конкурслар оештырды. Дәресләрдә төп басым әйләнә-тирә мохитнең  пычрану нәтиҗәләре белән  көрәшкәнче, аны башта  ук пычратмау дөресрәк булу турында, кечкенә торак пунктларның масштабында, кеше тарафыннан табигатькә китергән зыян турында сөйләүгә төште. Тыюлык хезмәткәрләре Кичкетаң урта мәктәбендә күптән түгел уздырылган дәресне  агач утырту белән бергә кушып алып бардылар. «Эколята» түгәрәгенә йөрүчеләр белән бергә белгечләр 50дән артык гадәти нарат үсентесе утырттылар. Яшелләндерү Кичкетаң авылы паркында дәвам итәчәк. Анда тиздән ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тагын бер аллея барлыкка киләчәк.

 


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Республика районнарында «Чиста яр» акциясе яңадан башланды. «Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре, ТР Арча районы «Яңа Кырлай урта мәктәбе» МББУ белән берлектә, «Тукай-Кырлай урманы» табигать һәйкәленең су саклау зонасын җыештырдылар. Уртак көч белән 10 га мәйданда 4,5 кубометр хуҗалык-көнкүреш чүп-чары җыеп алынды.

Ә Тәтеш районында «Озын Алан» тыюлыгы хезмәткәрләре Идел ярларын җыештыруны оештырдылар, аларга «Тәтеш дәүләт гражданнар саклау көллияте»ДАҺБУ укытучылары һәм студентлары төркеме кушылды. 100 га мәйданда 250 литр калдык җыеп алынды.

Акция әле тәмамланмады, тиздән республиканың башка районнары да кушылачак.

 


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

11 сентябрьдә бөтен дөнья буенча Бөтендөнья кыргый табигать фондының(WWF) туган көнен билгеләп үттеләр.  Бүгенге көндә бу 1961 елда төзелгән дөньяда иң эре хөкүмәтнеке булмаган халыкара табигатьне саклау оешмасы. Аның эшчәнлеге  дөньяның барлык почмакларында да  иң актуаль табигать саклау проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән.

     «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Похлебкин Е. Н. һәм Сорокина Л. М.  ​фонд эшчәнлегенә   багышлап, Тәтеш шәһәренең 2 нче номерлы урта мәктәбе укучылары белән квест-викторина үткәрделәр.

Балалар зур кызыксыну белән «Татарстан Республикасының сирәк хайваннары» темасы буенча биремнәр үтәделәр һәм конкурсларда катнаштылар, ә иң яхшы катнашучыларга бүләкләр бирелде.


13
август, 2019 ел
сишәмбе

 «Озын Алан» дәүләт тыюлыгы белгечләре Л.М Сорокина һәм Е. Н. Похлебкин балалар өчен экологик квест-викторина үткәрделәр, анда балаларга безнең республика урманнарының  кабатланмаслыгы һәм кыйммәте турында, урманның хәзерге заман кешесе тормышындагы әһәмияте турында сөйләделәр.

Балаларга тыюлык территориясендә үсә торган 130 елдан артык һәм биеклеге 30 м дан артык булган тау-алтай чыршысы турында, шулай ук балаларга Татарстан урманнарының сирәк һәм еш очрый торган хайваннары, аларның гадәтләре турында, агачларның токым составы һәм саклана торган сирәк үсемлекләр турында сөйләделәр.

Җанлы әңгәмәдә, балаларның сорауларында һәм фикерләрендә, яшь буынның туган як табигатенә карата тере кызыксынуы күренде. Алар тере табигать объектларын яхшырак аңлый һәм белә башладылар. Бу чара истәлегенә балаларга Дәүләт комитетыннан зур булмаган бүләкләр тапшырылды. ​


19
июль, 2019 ел
җомга

«Озын Алан» тыюлыгына «Карлыгач» балалар лагере һәм «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Е. Г. Ласточкина исемендәге Казан интернат-мәктәбе»ннән бер төркем балалар һәм тәрбиячеләр килеп китте.

Тыюлык белгечләре Похлебкин Е. Н. һәм Сорокина Л. М балаларга аерым саклана торган табигый территориянең флорасы һәм фаунасы турында сөйләделәр, шулай ук экскурсия һәм квест-викторина үткәрделәр, саклана торган территориянең матурлыгын, ТР Кызыл китабына кертелгән сирәк бөҗәкләрен һәм үсемлекләрен күрсәттеләр.

Балаларга истәлекле бүләкләр һәм «Озын Алан»  тыюлыгы турында буклетлар бүләк ителде.​


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Тәтеш шәһәренең «Әкият» катнаш төрдәге балалар бакчасында зурырак яшьтәге балалар һәм аларның ата-аналары белән экологик квест-уен оештырдылар. Әлеге чараның максаты уен эшчәнлеге аша экологик культура формалаштыру иде.

Квест барышында маршрут кәгазе буенча балалар дүрт станция уздылар, аларның һәрберсендә биремнәр тәкъдим ителде.

«Озын Алан» тыюлыгы хезмәткәрләре Похлебкин Е. Н., Сорокина Л. М. «Кызыл китап битләре буйлап сәяхәт» станциясендә балаларга табышмак чишәргә һәм Кызыл китапка кертелгән хайван һәм үсемлек пазлларын җыярга тәкъдим итте. Ә «Чүпне  аеру» станциясендә балалар чүп-чарны ни өчен аерырга кирәклеген искә төшерделәр һәм кул эшләре ясадылар. Һәр бирем өчен балалар пазл кисәге алдылар, ә барлык станцияләрне үтеп бетергәч, алар буенча карта җыеп бүләк таптылар.


5
июль, 2019 ел
җомга

«Озын Алан» тыюлыгы хезмәткәрләре «Чиста яр» акциясенә кушылды.  Ханжин П. С.исемендәге Тәтеш шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укытучылары һәм укучылары, шулай ук «Табигать дуслары» яшьләр берләшмәсе белән бергә, Идел елгасының «Озын Алан» тыюлыгы чигендәге яр буе зонасы пластик шешәләрдән һәм башка каты көнкүреш калдыкларыннан чистартылды. 1,5 кв. километр мәйданда 10 капчык чүп-чар җыелды.

Элегрәк акциядә ,Яшел Үзән районындагы Идел ярларын чистартып, «Зөя» тыюлыгы хезмәткәрләре катнашты.​


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Тәтеш шәһәрендә, «Әкият» катнаш төрдәге балалар бакчасы» нигезендә, «Эко - мәктәп/Яшел флаг» халыкара программасы кысаларында, экологик белем бирү буенча IX Бөтенроссия педагогик фикерләр фестивале узды. Фестиваль мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик белем бирү өлкәсендә инновацион педагогик тәҗрибәне, педагогларның иҗади потенциалын тарату максатыннан үткәрелде.

Фестиваль эшендә «Озын Алан» тыюлыгы белгечләре, «Чиста булыр» исемле республика яшьләр экологик хәрәкәте кураторы Воробьева Е. Ю., Санкт-Петербург шәһәре, Самара өлкәсе һәм Татарстан Республикасының берничә муниципаль районы педагоглары катнашты.

Мастер-класслар, стендлы докладлар, дидактик уеннар, иҗади күргәзмәләр һәм видеороликлар үткәрелде. Фестиваль һәр педагогка экологик тәрбия бирү мәсьәләләрендә үз компетентлыгын тикшерергә мөмкинлек бирде.​


17
май, 2019 ел
җомга

Буа районында «Зөя буйлары» тыюлыгы белгечләре "Светофорик" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән агачлар һәм куаклар утырттылар. Балалар педагоглар һәм ата-аналар белән бергә 200 төп үсенте һәм 50 куак үсентесе утырттылар. Киләчәктә аллея үзенең яшеллеге белән бакча территориясен сөендерәчәк. Шулай итеп, балалар һәм олылар тырышлыгы белән әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертелде. Агач утыртуда барлыгы 40 кеше катнашты.

«Парклар маршы» табигатьне саклау акциясе кысаларында « Озын Алан» тыюлыгы белгечләре дә «Урман утырту көне»акциясенә кушылдылар. Чара Татарстан РеспубликасыКама Тамагы районының Сөйки авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларга куелган мемориал территориясендә узды. Акция «Җиңү агачы» девизы астында узды. Акциядә Сөйки урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары актив катнашты. Барлыгы 30 дан артык Себер карагач үсентесе утыртылды. Чара ахырында мәктәпкә тыюлык администрациясеннән Татарстан Республикасының Кызыл китабы тапшырылды.

Ә «Балтач» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре, Балтач участок урманчылыгының урман хезмәткәрләре белән берлектә, Урман утырту көне кысаларында, Салавыч балалар бакчасы, Кече Лыза урта мәктәбе, Балтач урта мәктәбе белән берлектә, үсентеләр утыртуны оештырдылар. Чарада катнашучылар агач утыртып кына калмадылар, элек утыртылган агачларны да  тәрбиясез калдырмадылар. Бу көнне барлыгы 800дән артык агач үсентесе утыртылды.​


7
май, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләрендә су биологик ресурсларын саклау һәм яңадан торгызу һәм Уылдык чәчү өчен уңай шартлар булдыру максаты белән, икенче ел рәттән, ясалма уылдык чәчү урыннары булдыру һәм урнаштыру буенча, «Балык-Булсын!» дигән акция үткәрелә.

Чаралар Татарстан Республикасының барлык унҗиде яр буе муниципаль берәмлегендә дә үткәреләчәкләр.

Акция Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан, Татарстан Республикасының балык сәнәгате оешмалары, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, ТР муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары һәм район белем бирү учреждениеләре ярдәмендә оештырыла.

         2019 елның 6 маенда Тәтеш муниципаль  районының Идел елгасы яр буе  зонасында «Балык-Булсын!» акциясе кысаларында ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырдылар. Чарада Дәүләт комитетының район хезмәткәрләре, шул исәптән «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре, шулай ук дәүләт комитеты карамагындагы « Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге » дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре(Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГИМС), урманчылык, балык сәнәгатчеләре һәм җәмәгатьчелек катнаштылар. Беренче көнне ылыслы ботаклардан 1400 метр ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырылды.

Якын арада акция Идел елгасы ярындагы «Озын Алан» тыюлыгы һәм Урюм авылы янында дәвам итәчәк.​


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International