ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Парклар маршы-2023» Халыкара акциясе игълан ителә. Быел ул «Табигый экосистемаларны торгызу – җирнең чәчәк атуы ул!» девизы астында уза.


9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Парклар маршы-2022» халыкара акциясенең «Без дөньяны чистартабыз» экологик десантлар бәйгесе призерларын билгеләде.


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Соңгы берничә көндә республика районнарында «Парклар маршы-2019» республика акциясе кысаларында узган плакатлар конкурсы призерларын бүләкләү булды.

Дәүләт тыюлыклары белгечләре җиңүчеләргә грамоталар, китаплар, канцелярия яки яшь химиклар һәм физиклар наборлары тапшырды.

Балаларга бу ел саен үткәрелә торган акциягә багышланган конкурс һәм чаралар ошады, һәм алар киләсе елда да катнашырлар дип ышанып калабыз.


28
май, 2019 ел
сишәмбе

«Спас» тыюлыгында эшләүче Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, бу чарада катнаштылар.  Алар ТР Спас муниципаль районындагы Танкеевка авылының Полянка урта гомуми белем бирү мәктәбендәге барлык балаларны да уку елы тәмамлану белән котлап, «Парклар маршы-2019»  Халыкара табигатьне саклау акциясендә җиңүчеләргә грамоталар тапшырдылар.

Моңа кадәр  «Парклар маршы - 2019» акциясе кысаларында «Кызыл китап битләре» конкурсының муниципаль этабында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы «Чистай мәдәни үзәге»ндә узды.

«Чиста болыннар» дәүләт табигый тыюлык  хезмәткәрләре балаларга бәйрәм бүләк иттеләр. Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар өчен, конкурсның барлык эшләреннән күргәзмә оештырдылар. Ул күргәзмәгә теләге булган һәркем кереп, эшләр белән таныша алды.

Ә Балтач районының Карадуган урта мәктәбендә «Балтач» дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре «Кыргый хайваннарны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау» темасына экологик дәрес уздырдылар һәм шунда ук  конкурста җиңүчеләрне котладылар.  Конкурста катнашучылар һәм җиңүчеләр грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

 


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елда «Парклар маршы-2019» Халыкара табигать саклау акциясе кысаларында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты «Кызыл китап битләре» исемле сәнгать балалар конкурсын игълан итте, анда мәктәпкәчә һәм белем бирү учреждениеләре катнаша ала.

«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре конкурста катнашучыларның эшләреннән күргәзмә оештырып махсус комиссия чакырдылар, аның составына «ЧМР Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МКУ вәкилләре һәм «Балалар сәнгать мәктәбе»укытучылары керде.

Барлыгы 68 сәнгать эше тәкъдим ителде. Алар комиссия әгъзаларында үзләренең дулкынландыруы, турылыгы, фантазиясе, шулай ук төгәллеге, бурычны үтәүгә җаваплы караш кебек тәэсир калдырдылар.   Балалар төрле сәнгать техникасын кулландылар, эшкә карата иҗади һәм төпле караш күрсәттеләр. Шул ук вакытта «Кызыл китап битләре» республика конкурсына 15 эш сайлап алынды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм призлар биреләчәк.

Акция кысаларында шулай ук экологик белем бирү чаралары да узды. Мәсәлән, Чистайның 10нчы мәктәбе укучылары өчен «Чиста болыннар» тыюлыгы белгечләре 114 кешене җәлеп итеп, интерактив -танып-белү программасы оештырдылар, ә 16 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Минем туган ягым» дигән дәрес үткәрделәр.

Укучылар һәм тәрбияләнүчеләр тыюлык турында хикәяләр тыңладылар, туган як турында күп кенә яңалыклар белделәр, Чистай муниципаль районы территориясендә теркәлгән Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныштылар.

Һәркем «Хайванны һәм үсемлекне бел» дигән интерактив уенда катнаша алды. Бу уен алган белемнәрне ныгытырга мөмкинлек бирде. Балаларның тыюлык территориясенә килү, хайваннарның һәм үсемлекләрнең яшәү урыннарын үз күзләре белән күрү һәм туган як табигатенә якынаю теләге туды.​


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International