ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь 2018 ел.
дүшәмбе

Түбән Кабан күлендә, Татарстан Республикасының Кызыл Китабына кертелгән аккошлар гаиләсе, июль азагында чыккан 5 аккош белән, һаман да яши, дип хәбәр итәргә телибез.

Сездән гидроцикллар, көймәләр, катамаранов һ.б. кулланганда кошларны борчымаска, аларга артык якын йөзеп килмәскә сорыйбыз. Болар барысы да гаилә таркалуга китерә, кайбер кошлар озак вакыт  башкаларга кушыла алмый,  нәтиҗәдә, кошларның стресс дәрәҗәсе арта, ашамый һәм ябыга башлыйлар. Кадерен белегез һәм саклагыз.


21
сентябрь 2018 ел.
җомга

Бүген, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, Дәүләт комитеты хезмәткәрләренең һәм Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте (БТСҖ) экспертлары төркеменең уртак утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасында аеруча саклана торган табигый территорияләр системасының бүгенге торышы, әлеге табигатьне саклау өлкәсенең үсеш перспективалары турында фикер алыштылар, БТСҖ белән Дәүләт комитетының киләчәк хезмәттәшлек планнары төзелде һәм килештерелде.

ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре «Урман атналыгы» республика табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.

Сотрудники заказника совместно с учащимися средних общеобразовательных школ №1, №9 г. Азнакаево, эко-активистами   очистили от сухостоя, твердых бытовых отходов более 5 га леса. Юные защитники природы с энтузиазмом собирали мусор в мешки, который вывозился в полигон ТБО.

Азнакай муниципаль районының аеруча саклана торган табигый территориясен - «Чатыр-Тау " комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлыгының урман массивын чистарту буенча санитар чаралар үткәрелде. Тыюлык хезмәткәрләре, Азнакай шәһәренең 1, 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, эко-активистлар белән берлектә, 5 гектардан артык урманны коры-сарыдан, каты көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар. Яшь табигать сакчылары энтузиазм белән каты көнкүреш калдыкларны  зур капчыкларга җыйдылар. Аннары  алар чүп полигонына чыгарылды.

Әлеге табигать саклау чаралары экологик балансны саклау өчен, шулай ук тыюлык территориясендә биологик төрлелекне саклау һәм торгызу өчен юнәлтелгән.


20
сентябрь 2018 ел.
пәнҗешәмбе

Бүген, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, аучылык хуҗалыгы килешүе төзү хокукына аукцион узды. Аукцион 2 лот буенча үтте:

1 лот - Мамадыш районында һәркемгә ачык аучылык җир-суларына килешү төзү хокукы, 2 лот – Зәй районында һәркемгә ачык аучылык җир-суларына килешү төзү хокукы.

 Аукцион нәтиҗәләре буенча 1 лотта ҖЧҖ “Нурма” һәм 2 лотта ҖЧҖ “СК СДС” " җиңүче дип танылды. Җиңүчеләр белән 49 елга хайваннар дөньясыннан файдалану хокукына аучылык хуҗалыгы килешүләре төзеләчәк.

Бүген, Балыкчылык буенча Федераль агентлыкның Урта Идел территориаль идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Су биологик ресурсларын дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлегенә, Татарстан Республикасыннан техник ярдәм буларак моторлы көймәләрне тантаналы рәвештә тапшыру булды.

Тапшыруда катнаштылар:

Шәфигуллин Айрат Радин улы – Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Киңәшмәсе сәркатибе,

Батков Федор Сергеевич Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе,

Ткачев Вадим Викторович балыкчылык буенча федераль агентлыкның Урта Идел территориаль идарәсе җитәкчесе.

 Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты һәм башка дәүләт әгъзалары хезмәткәрләре катнашты.

 Шәфигуллин А. Р. инспекторларны яңа техника алулары белән котлады, Татарстан Республикасы территориясендә биологик ресурсларны саклауда уңышлар теләде.

Дәүләт комитеты рәисе Ф. С. Батков инспекторларны моторлы көймәләрне  алуы белән котлады һәм Росбалыкчылык  Урта Идел территориаль идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Су биологик ресурсларны дәүләт контроле, күзәтү һәм саклау бүлегенең Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән берлектә киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлегенә ышаныч белдерде. Фотоматериаллар белән безнең фоторепортажда танышырга мөмкин.


19
сентябрь 2018 ел.
чәршәмбе

Бүген, Татарстан Республикасы Прокуратурасында, «Аеруча саклана торган табигый территорияләр,  хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау һәм куллану турындагы кануннарны үтәү өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш буенча, хокук саклау һәм тикшерү әгъзаларының идарәара хезмәттәшлеге һәм нәтиҗәләре турында " дигән темага уртак идарәара утырыш узды.

Утырышта Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры Селифанов В. В., Татарстан Республикасы прокуроры Нәфыйков И. С. чыгыш ясадылар.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Рәисе Батков Федор Сергеевич дәүләт комитетының эшчәнлеге турында сөйләде. Ул контроль-күзәтчелек чаралары турында һәм хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә хокук бозулар өчен салынган һәм түләттерелгән штрафлар турында сөйләде.

2018 елда Татарстан территориясендә кыргый хайваннар катнашында 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Мондый аварияләр санын киметү максаты белән, соңгы өч ел эчендә, трассаларда 153 кисәтү юл билгесе һәм 5 км киртә куелды. Шул ук вакытта соңгы 4 ел эчендә кыр кәҗәләренең  баш саны 3 тапкырга артты (4.3 мең башка кадәр), пошилар саны мең башка артты (8,4 мең башка кадәр). 2018 елда табигый мохиткә, ярым ирекле шартларда үстерелгән, 50 баш марал һәм 40 000 үрдәк чыгарылды.


18
сентябрь 2018 ел.
сишәмбе

2018 елның 14 сентябрендә «Татарстанның чиста урманнары "республика табигать саклау акциясенең көзге этабы кысаларында ДТКТ «Балтач» белгечләре, МРО җитәкчесе Сабиров А. А., мәктәптән тыш  белем бирү учреждениясенең экологик белем бирү буенча методисты Бариева Р., Галләмова А., Кече Лызи урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары белән,  ДТКТ «Балтач»  урман массивының  участогын  җыештырдылар.( Кече Лызи  авылы янында)


17
сентябрь 2018 ел.
дүшәмбе

 «Кичке Таң» дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә,  1 сентябрьдә старт алган, аеруча саклана торган табигый территорияләрдә һәм аучылык биләмәләрендә, көзге ау чорында хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә, хокук бозуларны ачыклау һәм туктату буенча эш дәвам итә. Моның өчен табигый тыюлык башлыгы һәм белгече, районара бүлек җитәкчесе, РФ Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте хезмәткәре катнашмасыннан торган оператив төркем төзелде.

 2018 елның 1 сентябреннән алып 12 сентябренә кадәрге чорда 30 хокук бозу очрагы ачыкланды. Хокук бозу фактлары буенча «Кичке Таң» тыюлыгы инспекторлары административ хокук бозу турында беркетмә төзеделәр.

 Браконьерлык фактларын ачыклау һәм бетерү буенча профилактик рейдлар бөтен аучылык сезоны дәвамында уздырылачак.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты 2018 елның 17 сентябреннән Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертүгә бәйге игълан итә.

 Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат ССЫЛКА буенча безнең сайтта һәм "Идарә кадрларының федераль порталы" федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/.   

Кирәкле документларны кушып, бәйгедә катнашу өчен гаризаларны, аларны   кабул итү турында игълан урнаштырылган көннән    21 көн эчендә (2018 елның 8 октябренә кадәр),   Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, 203 каб тел. (843) 211-73-81, 211-66-94 адресы буенча, бәйге комиссиясе сәркатибе  кабул итә.

Бәйге комиссиясе утырышы (якынча) 2018 елның 18 октябрендә булачак.


14
сентябрь 2018 ел.
җомга

Татарстан делегациясе II Халыкара балык сәнәгате форумында һәм балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм технологияләр күргәзмәсендә катнаша.

Форум һәм күргәзмә 13-нче сентябрьдән алып 15-нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген рәсми ачылуы узды.

 Дөньяның 50 иленнән 300 компания һәм оешма катнаша. Балык индустриясе продукциясе 13 мең квадрат метр мәйданда тәкъдим ителгән.

Татарстаннан катнашучылар саныннан Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасының сәнәгый балык хуҗалыгы ассоциациясе (Подгорнов А. А. ИП һәм «Мамадыш Балык заводы» ҖЧҖ), «Биотех Чаллы» индустриаль паркы ЯАҖ,«Биосфера-Фиш»ААҖ вәкилләре бар иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования