Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты

Яңалыклар

2018
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
гыйнвар
  • гыйнвар
19 гыйнвар 2018 ел., җомга
  • 22.08.2017

    Киләчәк ау чоры белән бәйле рәвештә, каурыйлы киекләргә һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгын булдырганда тотарга кирәкле Ау кагыйдәләренең аерым чыгармаларын аңлатабыз

    Аулаганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш: а) аучылык билеты; б) аучылык коралы һәм ( яки) пневматик корал белән аулаган чакта, аучылык коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәтнамә; в) һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә; г) беркетелгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә һәм юлнамә; д)  ауны ау кошларын кулланып алып барган чакта, кошларны ярым ирек шартларда яки ясалма яшәү тирәлегендә тотуга һәм үрчетүгә рөхсәтнамә;
  • 18.08.2017

    Хөрмәтле, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә алу хокукына ия булу өчен, җирәбә салуда җинүче аучылар!

    Татарстан Республикасы Экология Кодексының 135(5) маддәсенең 12 бүлеге нигезендә, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә алу хокукы, Сезнең белән, белдерү кәгазен алганнан соң утыз көн эчендә, Идарәгә мөрәҗәгать итү юлы белән тормышка ашырыла ала. Әгәр дә Сез билгеләнгән вакыт эчендә  үз хокукыгыз белән файдаланмаган очракта, ул хокук башка претендентка күчәчәк.
  • 17.08.2017

    Хөрмәтле аучылар!

    Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: ачык аучылык биләмәләрендә каурыйлы киекләрне аулауга рөхсәтнамәләрне бирү, киләсе график буенча 18 август көнне сәгать 15.00  башланачак. Татарстан Республикасының муниципаль районнарындагы  Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен файдалануны һәм саклауны контрольдә тоту буенча район (районара) бүлек башлыклары һәм файдалануны һәм саклауны контрольдә тоту буенча район (районара) бүлегенең өлкән белгечләре белән рөхсәтнамәләрне бирү графигы. Дүшәмбе Җомга Шимбә с 15.00 до 19.00 15.00 - 19.00 9.00 -12.00
  • 16.08.2017

    Җирәбә салуның нәтиҗәләрен игълан итәбез

    Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын cаклау һəм алардан файдалану Идарәсе  хәбәр итә: бүген, 2017 елның 16 август көнендә, ачык аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны тотуга рөхсәтнамә алу хокукына ия булуга  җирәбә салу уздырылды. Җирәбә салу Комиссия белән аучылар һәм журналистлар алдында уздырылды.
  • 15.08.2017

    Хөрмәтле аучылар!

    Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның 16 август көнендә сәгать 14.00, Казан, Кәрим Тинчурин 29 адресы буенча, ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына, җирәбә салу ысулын кулланып, рөхсәтнамәләрне бүлү булачак.
  • 11.08.2017

    Җирәбә салу турында

    Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, Идарә бинасында 16 августта сәгать 16.00 узачак җирәбә салуда катнашу өчен бирелгән гаризаларны эшкәртеп бетерде. Идарәгә җирәбә  салуда катнашу өчен  3327 гариза бирелде, алардан 3062  эшкәртүгә кабул ителде. 265 гариза  җирәбә салуда катнашуга алынмады. Җирәбә салуга кертелгән һәм кертелмәгән гаризалар  исемлеге белән Идарәнең сайтында  “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” бүлегендә “Җирәбә уздыруның вакыты, урыны, гаризалар тапшыру вакыты турында мәгълүмат” өстәмә битендә танышырга була.      
  • 10.08.2017

    Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга өнди.

    Юлларга һаман ешрак зур кыргый хайваннар – пошилар чыга. Машина тәгәрмәче астында хайваннар гына халәк булмый, машинада утыручы кешеләр дә яраланалар. Билгеле, пошилар җәйге эссене авыр кичерәләр,шуңа күрә сулыклар эзләп еш кына еракка күченәләр. Кайбер тикшеренүчеләр хайваннарның “кешеле” урыннарда килеп чыгуын, таналарның яшьләрдән аерылып һәм узган елгы бозауларыннан качып, бозауларга җыенулары белән бәйлиләр. Шуңа күрә  яшьлек пошилар,  буш урыннар эзләп, урман буенча тәртипсез күчеп йөрергә мәҗбүр булалар. Үз чиратында пошилар тавышкаа тиз ияләнәләр һәм  тимер юлларны һәм машина юлларын курыкмыйча чыгалар.Поши ,кигәвеннәр һәм бөгәлчәннәр белән куылып, еш кына  алардан ачык кырларга кереп котыла, ә кайбер вакытта  кеше яшәгән урыннарга да килеп чыга.
  • 09.08.2017

    Бердәм хезмәтләр порталы аша аучылык билетын бирү

    Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк. Теркәлүне сез санактан( ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, Рәсмиләштерелгән теркәлү язуы( яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС  булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.
  • 07.08.2017

    Хөрмәтле аучылар һәм ауны кулланучылар!

    Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 11.07.2017 елдан  1469-р боерыгы белән, аучылык инфраструктурасына керә торган, объектлар Исемлеге расланды. Бирелгән исемлек белән тәңгәл килеп, аучылык инфраструктурасына кертелделәр: 1. Вольер, кыргый хайваннар питомнигы, аучылык байлыкларын ярым ирекле шартларда һәм ясалма яшәү тирәлегендә асрау һәм үрчетү өчен киртәләр. 2. Егерьләр кордоны. 3.Аучылык базасы. Россия Федерациясе урман Кодексының 36,72 маддәләреннән чыгып, урман бүлемтекләре бирелмичә, аучылык хуҗалыгы өлкәснендә эш төрләре алып бару өчен урманнарны куллану урман бүлемтеген арендага алмыйча да мөмкин , әгәр дә  күрсәтелгән эш төрләрен алып бару, урманны кисүгә яки аучылык инфраструктурасы объектларын булдыруга китермәсә.
  • 04.08.2017

    Кара елан белән очрашканда күрергә тиешле чаралар

    Соңгы вакытта гади кара елан белән очрашу турында хәбәрләр ешайды. Беренче чиратта бөтенебезне дә  аның потенциаль куркынычы һәм аның белән очрашкан очракта   нәрсә эшләргә кирәклеге кызыксындыра. Шулай ук еланны  бакчага кертмәү чаралары турында сораулар бирелә. Кыскача биологик белешмә. Гади кара елан( зәһәр елан) (Vipera berus)  — озынлыкка 50-70 сантиметрлы зур булмаган елан. Төсе- төрле төстә булырга мөмкин, нигездә сорыдан һәм зәйтүн төсеннән алып  кызгылт – көрән төскә кадәр. Кара төсе – төп. Аркасы буйлап бормалы бизәк сузылган.

Битләр: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>

Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования