ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Кыш – ял итеп йөрү өчен бик яхшы вакыт. Әмма урманнарда-паркларда яшәүче кош һәм җәнлекләргә җиңел түгел, чөнки кыш көне азык табу авыр. Шуңа күрә, рәхәтлек белән файданы берләштереп, кошлар һәм тиеннәр өчен тәм-томнар алып килергә мөмкин.

Кыш көне, көннәр кыскара башлагач һәм кошларның азык эзләү вакыты азрак булган саен, аларны тукландырырга кирәк. Кошлар туңмасын өчен, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Буа районы гимназистлары белән берлектә алма бакчасына 25 җимлек урнаштырдылар.


15
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Хайваннар кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ. Чираттагы коткару эше Лениногорск районында була.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республикада 15 гыйнвардан хайваннарны кышкы исәпкә алу башлануын хәбәр итә. Бу ел саен 19 төр аучылык ресурсларына дәүләт мониторингы кысаларында үткәрелә торган чара.


12
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Шәһәр чикләрендә бик еш кына ябалакларны очратырга мөмкин. Битараф булмаган татарстанлылар шәһәр тормышына күнекмәгән ерткыч кошлар бәладәдер дип борчыла.


11
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Елдан-ел табигый туризмга ихтыяҗ арта бара. Халыкның ял итүе өчен кызыклы территорияләр арасында тыюлыклар һәм милли парклар аерым урын алып тора, алар экологик ял яратучыларны җәлеп итү нокталары булып кала. Бүген, тыюлыклар һәм милли парклар көнендә, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Федераль әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территорияләр турында кызыклы фактлар әзерләде.


10
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып баруны дәвам итә.


9
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Мараллар гаиләсен Мишә заказнигы территориясендә салкын карлы көнне төшерү мөмкин була. Алар рәхәтләнеп тыныч кына үзләре өчен азык мәйданчыгында калдырган азыкны ашаганнар.


6
гыйнвар, 2024 ел
шимбә

Яңа ел - яхшылыкка өмет һәм теләкләрнең тормышка ашуы белән бәйле бәйрәм. Яңа ел могҗизасына ышанучы балалар аны түземсезлек белән көтәләр. Ләкин Кыш бабай һәм Кар кызлы, чыршы астында куелган бүләкле бәйрәм атмосферасын һәркем дә тоя алмый.
 


5
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Яңа ел каникулы көннәрендә Чистайда «Яшел патруль» район экологик турниры узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International