ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь 2018 ел.
пәнҗешәмбе

“Кичке таң” Дәүләт табигый тыюлык инспекторлары , җирле мәктәп укучылары белән бергә, Иж елгасының ярында экологик өмә уздырып, тыюлык территориясендә чисталыкны тергезүгә өлеш керттеләр.

Өмә Бөтендөнья мохитне саклау көненә багышланды.


6
июнь 2018 ел.
чәршәмбе

2018 елның 5 июненда Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәуләт комитетында үсемлекләр җыелмаларының дәуләт исәбе, тулыландыру, саклау, сатып алу, сату, читкә җибәрү, Татарстан Республикасы чикләреннән чыгару буенча эксперт комиссиясе утырышы узды.

Утырышта Комитет, ФДБУ «Идел-Кама дәуләт табигый биосфера тыюлыгы», МБКУ «Казан хайван һәм үсемлек бакчасы», Татарстан Республикасының Милли музее, Казан федераль университетының Укыту-җитештерү үзәге (Үсемлек бакчасы), Казан шәһәренең МБМБУ «Экология һәм биология буенча шәһәр балалар үзәге» хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре катнашты.

Эксперт комиссиясе МБМБУ «Экология һәм биология буенча шәһәр балалар үзәге»нең үсемлекләр экспозициясен Үсемлекләр җыелмаларының дәуләт реестырына кертү турында карар чыгарды. Бу җыелма 671 төр агач, куак һәм чирәм үсемлекләреннән тора.

 Республикасының биологик ресурслар буенча дәуләт комитеты һәм дәуләт табигый тыюлыклары белгечләре халыкара табигатьне саклау акция «Парклар маршы - 2018» оештырганнар һәм үткәргәннәр. Бу акция «Яшьләр һәм табигать – уртак киләчәк» девизы астында узган. Халыкара акция 20 муниципаль төбәкләрдә 5 адым белән уздырылган: мәгърифәтчелек, бәйге, хезмәт, бәйрәм, хисап.

Дәуләт табигый тыюлыкларының идарәләре оештырган чараларда 5 меңнән артык кеше катнашкан; 30дан артык оешма акцияенң эшлекле партнерлары булган. 95 ирекле ярдәм экология десантлары (урманнарны, су буйларын чүптән чистарту, аларны яшелләндерү) оештырылган, аларда 7,9 мең тирәсе кеше катнашкан.

 


5
июнь 2018 ел.
сишәмбе

Татарстан республикасының биологик ресурслар буенча дәуләт комитеты хәбәр итә:  24.07.2009 елдан булган 209-ФЗ номерлы «Аучылык турында һәм аучылык байлыкларын саклау турында һәм Россия Федерациясенең аерым канун чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында»  Федераль канунның 22 нче маддәсе буенча аучылык байлыкларын саклауны тәэмин итү һәм аларны  рациональ куллану максаты белән, Татарстан Республикасы Президентының 2018 елның 30 нчы маеннан булган УП-397 номерлы боерыгы белән федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән тыш, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык биләмәләренең ау параметрларына үзгәрешләр кертелде (Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 12 нче апреленнән булган  УП-303 номерлы боерыгы).

Бу боерык белән суерны, көртлекне, соры кыр тавыгын һәм соры куянны аулауга чикләүләр кертелде.

Боерыкның тексты белән  Комитет сайтында «Документлар» бүлегенең «Норматив-хокукый актлар» кече бүлегендә  танышырга була.

5 июнь көнне Дөньякүләм тирә-як мохит көне  билгеләнә. Ул  1972 елда Төп ассамблея белән оештырылды.  Вакытны сайлау, ул көнне  кешене биләп алган тирәлек мәсьәләләре  буенча ООН Конференциясе ачылу белән нигезләнгән. (Стокгольм, 1972 ел).

Шулай  ук 5 июнь көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен Россия экологлары да билгели. Ул боерыкка РФ Президенты Владимир Путин 2007 елның 21 июнь  көнендә имза куйды.

 Беренче тапкыр Экологлар көне 2008 елда билгеләнде.

Бу бәйрәмнең Россиядә барлыкка килүе барлык дәрәҗәдәге дәүләти тагигать саклау оешмаларының, башка экологик оешмаларның һәм табигатьне һәм тирә-якны саклауга өлеш керткән барлык кешеләрнең һөнәри эшчәнлекләренең мөһим булуын ассызыклап үтә.

Татарстан республикасының Дәүләт биологик ресурслар буенча комитеты коллегаларын Дөньякүләм тирә-як мохит көне һәм һөнәри бәйрәм Экологлар көне белән тәбрикъ итә. Сезгә саулык-сәламәтлек, бу авыр эштә уңышлар һәм күп мөһим казанышлар телибез!

 

Дәүләт Комитетының Мөслим районы буенча район (районара) бүлеге башлыгы Муринов Владимир Дмитриевичка, Мөслим районы территориясендәге  аучылык хуҗалыгының барлык  биологик ресурслар комплексын рациональ куллануга өлеш керткән өчен, Татарстан Республикасы  Мөслим муниципаль районы Башлыгының рәхмәте белдерелде.

04.06.2018 елны  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 21.05.2018 елдан 379 номерлы  “Гражданнар, юридик затлар һәм гражданлыгы булмаган затлар белән, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 25.05.2007 елдан  200 номерлы карары белән расланган, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте әгъзалары  сагы астындагы су биологик ресурслар төрләрен хокуксыз табудан яки тотудан китерелгән зыянга түләтү күләмен исәпләү өчен, рәсми бәяләргә үзгәреш кертү турында”гы боерыгы канунлы көчкә керде.

Әлеге карар белән, гражданнар, юридик затлар һәм гражданлыгы булмаган затлар белән, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте әгъзалары сагы астындагы су биологик ресурслары төрләрен хокуксыз табудан яки тотудан китерелгән зыянга түләтү күләмен исәпләү өчен, яңа рәсми бәяләр расланды.

Су биологик ресурслар төрләре

 

Су биологик ресурслар төренең 1 данәсен бетерү, хокуксыз тоту яки табу өчен түләү зурлыгы, сумм

 

 

Берш

Җумба
Вак балык
Щиповка

Елга маймасы (гадәти)

Этлэч

 

 

600

Күстерә

Синец

Ак күзле балык

Көмеш табан балыгы

Алтын табан балыгы

Карабалык

Чабак

Кәлчәк

Бәртәс

 

400

Җилембалык

Шыртлака
Головешка-ротан
Кызылканат

 

200

Елец

Верховка

Ташбаш

Энә балык
Ротан

 

100

Искәрмәләр:

1. Су биологик ресурсның әлеге төрен үлемгә китерми торган яра өчен, 1 данәгә  рәсми бәядән 50 % түләү алына.

2. Су биологик ресурсның әлеге төрләренең уылдыклы ана балыкны бетергән,тоткан яки тапкан өчен, 1 данә өчен, рәсми бәядән  3 тапкырга күбрәк түләү алына.

3. Су биологик ресурсның әлеге төрләрен региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлыклар территориясендә (акваториясендә) бетерү,тоту яки табу белән китерелгән зыян өчен, рәсми бәядән  3 тапкырга күбрәк түләү алына, башка региональ әһәмияттәге аерым саклана торган табигый территорияләрдә - 1 данәгә рәсми бәядән  2 тапкырга күбрәк түләү алына.

4. Су биологик ресурсларының әлеге төрләрен, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы иинистрлыгының 18.01.2014 елдан 453 номерлы “Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен балыкчылык Кагыйдәләрен раслау турында”гы боерыгы белән билгеләнгән,  су биологик ресурсларын тотарга тыелган чорларда бетерү,тоту яки табу белән китерелгән зыян өчен,  1 данәгә рәсми бәядән  2 тапкырга күбрәк түләү алына.

 


4
июнь 2018 ел.
дүшәмбе

Быел  ТР Азнакай районында «Урман утырту Көне» исемле республика табигать саклау акциясе бигрәк тә күләмле  узды.Катнашучыларның  уртак тырышлыгы белән,   Әсәй авылы ґнындагы табигать һәйкәле Стерлә елгасының яр буенда 15 меңнән артык гадәти нарат үсентесе утыртылды.

Чарада катнаштылар: Азнакай районының  Башкарма комитеты, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Чатыр-Тау»  дәүләт табигать тыюлыгы җитәкчеләре, Азнакай шәһәре оешмалары вәкилләре. 

Быел акциянең төп максаты булып, Стерлә елгасы ярлары җимерелүен  булдырмау өчен, аларны ныгыту торды. Урман утырту һәм «Стерләнең яшел коридоры»н булдыру буенча әлеге чаралар эрозия процессларын туктатырга һәм җирле флора һәм фаунаны саклап калырга ярдәм итәчәкләр.


1
июнь 2018 ел.
җомга

Балык тоту кагыйдәләре белән, гражданнар өчен, һәвәскәр балыкчылыкны  гамәлгә ашырганда,су биоресурсларын чыгаруның (тотуның) тәүлек нормасы билгеләнде.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2018 елның 18 апреленнән 164 номерлы “Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2014 елның 18 ноябреннән 453 номерлы боерыгы белән расланган, Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен, балык тоту кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы боерыгы белән, һәрбер гражданин өчен, һәвәскәр балыкчылыкны  гамәлгә ашырганда, су биоресурсларын чыгаруның (тотуның) тәүлек нормасы билгеләнде.

Татарстан республикасы өчен түбәндәге тәүлек нормалары куелды: 

 «30.9.5. һәрбер гражданин өчен, һәвәскәр балыкчылыкны  гамәлгә ашырганда ,су биоресурсларын чыгаруның (тотуның) тәүлек нормасы (һәвәскәр балыкчылыкны  гамәлгә ашырганда андый су биоресурслары өчен, чыгару (тоту) даими яки вакытлыча тыелган очрактан башка)  11.1 таблицада күрсәтелгән:

Таблица 11.1.

Су биоресурслар исеме

Тәүлек чыгару нормасы (тоту)

Корбан балыгы

5 кг

Судак

5 кг

Чуртан

5 кг

Сазан

5 кг

Кысла

20 данә

Барлык төр су биоресурсларны чыгаруның (тотуның) кушылган тәүлек нормасы, шул исәптән 11.1 таблицада күрсәтелгәнәр дә, күбе 5 кг яки аның авырлыгы 5кг арткан очракта бер данә тәшкил итә.Кушылган тәүлек нормасы  арткан очракта  су биоресурсларын чыгару  (тоту) туктатыла.»

Үзгәрешләр 2018 елның 3 июль көнендә үз көченә керә.

Юлларга һаман ешрак зур кыргый хайваннар – пошилар чыга. Машина тәгәрмәче астында хайваннар гына халәк булмый, машинада утыручы кешеләр дә яраланалар. Билгеле, пошилар җәйге эссене авыр кичерәләр,шуңа күрә сулыклар эзләп еш кына еракка күченәләр.

Кайбер тикшеренүчеләр хайваннарның “кешеле” урыннарда килеп чыгуын, таналарның яшьләрдән аерылып һәм узган елгы бозауларыннан качып, бозауларга җыенулары белән бәйлиләр. Шуңа күрә  яшьлек пошилар,  буш урыннар эзләп, урман буенча тәртипсез күчеп йөрергә мәҗбүр булалар. Үз чиратында пошилар тавышкаа тиз ияләнәләр һәм  тимер юлларны һәм машина юлларын курыкмыйча чыгалар.Поши ,кигәвеннәр һәм бөгәлчәннәр белән куылып, еш кына  алардан ачык кырларга кереп котыла, ә кайбер вакытта  кеше яшәгән урыннарга да килеп чыга.

Моның барысы бергә  юл вакыйгаларының  шундый кайгылы статистикасын бирә, ә аларның  нәтиҗәләре гел җитди була. Зур пошиның уртача авырлыгы 350 – 400 кг, буе 2 метрга якын. Бара торган машинаның андый зурлыктагы объект белән бәрелешүе хайванның һәлак булуы яки яралануы белән тәмамлана, ә яралану  кыргый табигатьтә  һәлак булуга тиң. Машина йөртүчеләргә һәм аның пассажирларына андый очрашулар  яраланулар белән тәмамлана, ә аерым очракта  кешеләр һәлак булырга да мөмкин. Еш кына машинага “ясап булмый” торган дәрәҗәгә хәтле зыян тияргә мөмкин.Кызганычка каршы, юл эшчеләре , урман аша үтә торган юллардагы, хәвефле урыннарны койма белән тотып алмыйлар, шуңа күрә  ул пошиларның нигезсез һәлак булуына китерә.

Бу авыр булмаган кагыйдәләрне саклау, кайгылы нәтиҗәләрне булдырмаска булышачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования