ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль 2018 ел.
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  22.05.2018 елдан 390 номерлы  карары белән,  2019 елның 28 февраленә кадәрге чорда, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык җир-суларда аучылык байлыкларын тотарга рөхсәт ителгән нормалар расланды. Документ белән Сез  “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Аучылык  ресурсларын тоту”  өстәмә битендә таныша аласыз. http://ojm.tatarstan.ru/rus/dobicha-ohotnichih-resursov-672452.htm

 


17
июль 2018 ел.
сишәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән,күзәтчелек чараларын уздыру нәтиҗәсендә, Казан шәһәре яшәүчесенең фатирында 5 айлык арысланны хокуксыз тоту очрагы ачыкланды. Әлеге хокук бозу өчен бу гражданин административ җаваплылыкка тарттырылды.


12
июль 2018 ел.
пәнҗешәмбе

2018 елның 12 июль көнендә Дәүләт комитетында, комитет Рәисе Батков Федор Сергеевич җитәкчелеге астында, су биологик ресурсларын саклау  һәм Татарстан Республикасында браконьерлык белән көрәшү буенча идарәара хезмәттәшлек алгоритмын булдыру мәсьәләсенә багышланган  эш киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә, кызыксынган идарәләрнең вәкилләре катнашты:   ТР буенча ЭЭМның икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш Идарәсе,  Россия ЭЭМның Транспортта Казан линиясе идарәсе, ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария Идарәсе һ.б.

Суда  хокуксыз балык тоту, сатып алу, сатыла торган продукцияне күчерү һәм рәсмиләштерү   өлешендә, (шул санда машина трассалары буенча), ә шулай ук  ветеринария документлары булуны тикшерү өлешендә күзәтчелек эшен көчәйтү кирәклеге турында карар кабул ителде.

«Зея буйлары» дәүләт тыюлыгының җитәкчесе Гибадуллин Илнур Искәндәр улы гаиләсе белән «ЭКО-ГАИЛӘ» Буа төбәге дәрәҗәсендәге экологик конкурсында катнашкан. Гибадуллинар гаиләсе беренче урын откан! Буа төбәгенең башлыгы Илнур Искәндәр улын диплом белән истәлекле бүләк тапшырган.


11
июль 2018 ел.
чәршәмбе

Казан (Идел буе) дәүләт университетының 1 курс студентлары «Чатыр-Тау» дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә умырткалы хайваннар буенча тәҗрибә ала.

Тәҗрибәнең максаты – тыюлыкның умырткалы хайваннар дөньясы белән танышу һәм аны өйрәнү. Кыр тикшерүләре дәвамында төрле җирдә яшәүче умырткалы хайваннарның төрләрен ачыклау һәм тасвирлау, хайваннар төрлелеген билгеләү, махсус саклана торган табигать территориясенең сирәк һәм бетү куркынычы яный торган хайваннар төрләрен ачыклау буенча план корыла.

 «Чатыр-Тау» дәүләт табигый тыюлыгының белгечләре студентларны тыюлыкның махсус саклау тәртибе, Татарстан Республикасының Кызыл китабы әһәмияте белән таныштырганнар, Азнакай төбәгенең хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының биологик төрлелеге, Чатыр-Тау – Татарстанның иң биек ноктасы һәм байбаклар җәмәгате турында сөйләп киткәннәр.

«Чатыр-Тау» дәүләт табигый тыюлыгының администрациясе һәм КФУның идарә, икътисат һәм акча Институты табигать төзекләндерү һәм сулыкларны файдалану кафедрасы студентары киләчәктә дә яйләнә-тирәне саклау өлкәсендә белем һәм тәҗрибә алу максаты белән игелекле хезмәттәшлек итәргә дип план коралар.

Менә инде чын җәй дә килеп җитте! Кызу һәм коры һава торышы янгын куркынычы тудыра. «Озын Үзән» дәүләт табигый комплекс тыюлыгы белгече Е.Н.Похлебкин Татарстан Республикасы Тәтеш төбәгенең Монастырское авылы яшьләре өчен «Җәй вакытында урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дип аталган экология дәресе үткәргән.

Е.Н.Похлебкин балаларга презентация күрсәткән, урманда учак яндыруның куркынычы турында, сүндермәгән учакның нинди шаукымы булуы турыдна сөйләгән. Шулай ук балалар янгын чыккан очракта үз-үзеңне тотышын белгәннәр.


10
июль 2018 ел.
сишәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2018 елда ачык аучылык җир-суларында аулаучы физик затлар арасында,  очраклы сайлып алу ысулы белән ( җирәбә салу) кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына рөхсәтнамәләрне бүлү булачак.

Җирәбә салуда катнашуга гаризаларны бирү вакыты, Татарстан Республикасы Президенты белән  аучылык ресурсларын тоту лимитларын  раслаганнан соң  билгеләнәчәк.

Ачык аучылык җир-суларында аучылык ресурсларын тоту хокукын алу өчен, аучыларга Комитетка гариза белән мөрәтәгать итәргә кирәк булачак.

2018 елда җирәбә салу вакыты, ә шулай ук  җирәбә салуда катнашу өчен тәкъдим ителгән гариза формасы, Комитетның рәсми сайтында http://ojm.tatarstan.ru урнаштырылачак


6
июль 2018 ел.
җомга

Балыкчы Көне — профессиональ балыкчылар бәйрәме, айның икенче якшәмбесендә үткәрелә. СССР Югары Советы Президиумының 3 маендагы 1965 елның, № 3519-VI билгеләү Турында «еллык бәйрәм Көне „балыкчы “» булдырыла. Бәйрәм рәсми төстә Россиядә 12 июльдән 1965 елдан билгеләп үтелә.

Балыкчы көнен балык хезмәткәрләре, балык саклау хезмәтләре, шулай ук мең гражданнар ул көнне билгеләп үтәләр һәм ял итү төрен балык тотуга биреләләр. Рәхәтләнеп буш вакытны су буенда, табигаттә үткәрәләр.

Татарстан республикасының Дәүләт биологик ресурслар буенча комитеты коллегаларны,шулай ук балыкчылар-сөючеләрне Балык көне белән котлый, исәнлек-саулык, уңышлар һәм иминлек тели!

 


5
июль 2018 ел.
пәнҗешәмбе

Юлларга һаман ешрак зур кыргый хайваннар – пошилар чыга. Машина тәгәрмәче астында хайваннар гына һәлак булмый, машинада утыручы кешеләр дә яралана. Билгеле, пошилар җәйге эссене авыр кичерәләр,шуңа күрә сулыклар эзләп еш кына еракка күченәләр.

Кайбер тикшеренүчеләр хайваннарның “кешеле” урыннарда килеп чыгуын, таналарның яшьләрдән аерылып һәм узган елгы бозауларыннан качып, бозауларга җыенулары белән бәйлиләр. Шуңа күрә  бер яше тулган пошилар,  буш урыннар эзләп, урман буенча тәртипсез күчеп йөрергә мәҗбүр булалар. Үз чиратында пошилар тавышка тиз ияләнәләр һәм  тимер юлларны һәм машина юлларын курыкмыйча чыгалар. Поши, кигәвеннәр һәм бөгәлчәннәр белән куылып, еш кына  алардан ачык кырларга кереп котыла, ә кайбер вакытта  кеше яшәгән урыннарга да килеп чыга.

Моның барысы бергә  юл вакыйгаларының  шундый кайгылы статистикасын бирә, ә аларның  нәтиҗәләре гел җитди була. Олы пошиның уртача авырлыгы 350 – 400 кг, буе 2 метрга якын. Бара торган машинаның андый зурлыктагы объект белән бәрелешүе хайванның һәлак булуы яки яралануы белән тәмамлана, ә яралану  кыргый табигатьтә  һәлак булуга тиң. Машина йөртүчеләргә һәм аның пассажирларына андый очрашулар  яраланулар белән тәмамлана, ә аерым очракта  кешеләр һәлак булырга да мөмкин. Еш кына машинага “ясап булмый” торган дәрәҗәгә хәтле зыян тияргә мөмкин.Кызганычка каршы, юл эшчеләре , урман аша үтә торган юллардагы, хәвефле урыннарны койма белән тотып алмыйлар, шуңа күрә  ул пошиларның нигезсез һәлак булуына китерә.          Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт  комитеты машина йөртүчеләрне, аеруча урман аша үтә торган  юлларда һәм караңгы вакытта, сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игьтибарлы булырга өнди.                         Бу авыр булмаган кагыйдәләрне саклау, кайгылы нәтиҗәләрне булдырмаска булышачак.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт  комитетында “эшаныч телефоны”эшли:  (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз. Комитет эшчәнлегендә, коррупция торышы турында халыкның фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә   “ Җәмгыять фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин. Бу тикшеренү Дәүләт комитетның эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Дәүләт комитетының вазыйфаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования