ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2023 ел
җомга

Тояклыларның чабышы кыза бара. Аталары кыргый тавышлар белән аналарын җәлеп итәләр һәм башка ата хайваннарны алар өчен сугышырга чакыралар. Маралларның сугышы «Биләр» заказнигы хезмәткәрләре объективына эләгә.


21
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2 сентябрьдән республикада көзге ау сезоны башланды. Бу вакытта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге хезмәткәрләре белән берлектә аучылык биләмәләре территориясендә профилактик рейд чараларын гамәлгә ашыралар.

Сезонлы күчеш һәм куышу белән бәйле рәвештә, республика юлларына эре кыргый хайваннар – поши, кыр кәҗәләре һәм мараллар чыга. Мондый очракларның күпчелеге эңгер-меңгер һәм караңгы, шулай ук күз күреме начар булу шартларына туры килә.


20
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Затлы боланнарның икенче иртәнге ашау вакытын «Биләр» заказнигында фотога төшерергә мөмкин булды. Кадрларда тояклы хайваннарның тыныч кына азык чәйнәп йөрүләре күренә. Заказникның бөтен территориясе алар карамагында.

«Чиста болыннар» заказнигы хезмәткәрләре «Игелекле эшләр эзеннән» дигән квест үткәрделәр. Маҗаралы сәяхәткә 1 нче лицейның өлкән сыйныф укучылары чыкты.


19
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2023 елгы жирәбә нәтиҗәләре нигезендә беренче һәм икенче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт бирүне тәмамлады. Тапшыру нәтиҗәләре буенча билгеләнгән срокта рөхсәт алмаган резервтагылар бар.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты оешмабызның эш графигы үзгәрүе турында хәбәр итә:

Көз башлану белән торак пунктларда төлкеләрне очрату очраклары ешрак була. Шәһәрләргә һәм бистәләргә ерткыч җиңел азык табу мөмкин булганлыктан килеп чыга, азыкны исә ул чүплекләрдә, көнкүреш калдыкларын туплау урыннарында таба, шулай ук җиңел табыла торган хайваннар (кошлар, кимерүчеләр) дә җәлеп итә.


18
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Республика сулыкларында көн саен ятьмәләрдән, сачкалардан һәм су биологик ресурсларын тота торган  башка ташланган законсыз кораллардан чистарту буенча эш алып барыла. Якшәмбе рейды барышында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Нурлат районы буенча хезмәткәрләре тарафыннан сулыктан 8 кысла аулагыч һәм 5 ятьмә табылды һәм алынды.


13
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

14 сентябрьдән ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» («Я и Красная книга») исеме астында балалар эшләнмәләре бәйгесе игълан итә. Чара, иҗади һәм иҗтимагый-агарту эшчәнлегенә җәлеп итеп, яшь буында экологик аң формалаштыру, республикабызның сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлек һәм хайван төрләрен саклап калу белән кызыксынуны үстерү максаты белән уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International