ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2023 ел
сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, жирәбәдә катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланды.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» карарының 7 (2) пункты 2 нче абзац белән тулыландырылган, аңа ярашлы рәвештә төзекләндерү өлкәсендә муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда күрсәтмә бирергә рөхсәт ителә.

9 июньнән Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына кертелгән үзгәрешләр гамәлдә, алар нигезендә контрольлек итүче органнарның һәм учреждениеләрнең вазыйфаи затлары тарафыннан ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирү яки закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерүне (зыян китерүне) булдырмау чаралары үткәрү буенча бурычларны үтәмәгән өчен административ җаваплылык билгеләнгән.


3
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Спас районында беренче тапкыр ап-ак чәчәкләр Бездна елгасын бизәделәр. Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән чәчәкне «Спас» заказнигы белгечләре күреп алды.


30
июнь, 2023 ел
җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан сулыклардан браконьерларның ятьмәләреннән чистарту эше дәвам итә. Рейд чаралары браконьерлыкка каршы көрәшкә генә юнәлдерелми, ә республика сулыкларында экологик хәлне яхшыртуга да ярдәм итә.

Республика территориясендә коры эссе һава торышы дәвам итә. Табигатьнең мондый көйсезлекләре бик еш кына янгыннарга китерә. Кызганыч, аеруча саклана торган табигый территорияләр дә мондый хәвефтән читтә калмый. Шушы көннәрдә «Зөя» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә янгын чыккан.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып баруны дәвам итә.


29
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Буа районы укучылары җәйге каникулда гаджетлар тотып утырырга күнекмәгән. Алар өлкәннәр белән бергә туган якның флорасын һәм фаунасын өйрәнә.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты жирәбә салуда катнашу өчен тапшырылган гаризалар реестрын урнаштыру турында хәбәр итә (28 июньгә (әлеге датаны да кертеп) булган хәл буенча).

Җәй – һәрберебезнең табигатьтә күп вакыт үткәрә торган ел фасылы. Нәкъ менә шушы чорда ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре аеруча саклана торган табигый территорияләр режимын бозу белән бәйле очракларны кисәтү һәм ачыклау эшен көчәйтәләр. Бу юлы рейд «Идел киңлекләре» заказнигы территориясендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International