ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь 2018 ел.
җомга

А. И. Щеповских исемендәге ДТКТ “Степной” администрациясе хезмәткәрләре, башлыклары Динмөхәммәтов Ф. Н. җитәкчелегендә, Лениногорск шәһәренең гомуми белем бирү учреждениеләрендә берничә экологик белем бирү дәресләре үткәрделәр.

Чараларда 8 нче мәктәп һәм 11 нче мәктәп укучылары актив катнашты. Шулай итеп, өлкән сыйныф укучылары Фәрит Нургалиевич җитәкчелегендә үз мәктәбе территориясендә чыршы үсентеләре утырттылар, ә кече һәм урта сыйныф укучылары өчен биналарда дәресләр оештырылды, анда Фәрит Нургалиевич балаларга табигать саклау чараларын үткәрүнең мөһимлеге, экосистемалар өчен агачларның роле турында сөйләде. Киләчәктә кече сыйныф укучылары өлкән иптәшләренең тәҗрибәсен уртаклашыр һәм үзләре дә агачлар утыртуда һәм шәһәрне яшелләндерүдә катнашыр дип өметләнәбез.​


1
ноябрь 2018 ел.
пәнҗешәмбе

 Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вазифаларына кадрлар резервына кертүгә бәйге игълан итә:

Азнакай районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлек башлыгы;

Яшел Үзән районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлек башлыгы;

Балык Бистәсе районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлек  башлыгы;

Тукай районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлек  башлыгы.

Үткәрелә торган конкурс турында тулырак мәгълүмат, безнең сайтта  «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган.​


31
октябрь 2018 ел.
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 31 октябрьдә Татарстан Республикасында бурсыкларга ау чоры тәмамлана. Шуның белән бәйле рәвештә, бу төрне табуга рөхсәт алган барлык аучыларга, ау сезоны тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, табыш турында мәгълүматны күрсәтеп , рөхсәтнамәләрне, аларны алу урыны буенча, тапшырырга кирәк.

Рөхсәтнамәләрне вакытында кайтармаган өчен административ җаваплылык карала.


30
октябрь 2018 ел.
сишәмбе

«Арчаның 3нче башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы»нда, «Экологик ГТО» проектын тормышка ашыру барышында, кече яшьтәге мәктәп балаларына экологик белем бирү һәм тәрбияләү буенча чаралар  узды. Чарада «Ашыт» тыюлыгы белгече Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы катнашты.

Экологик проектның максаты һәм эшчәнлек юнәлеше: укучыларның тере һәм тере булмаган табигать законнары турында белемнәрен арттыру, тере организмнарның әйләнә-тирә мохит белән мөнәсәбәтләренең асылын аңлау, экологик проблемаларга кызыксыну уяту һәм балаларда әйләнә-тирә дөньяга карата тулаем җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру.

Балалар белгеч чыгышын кызыксынып тыңладылар, викторинада катнаштылар, чара барышында аларга «Яшь эколог»дигән значоклар тапшырдылар. Иң ахырдан актив катнашучылар һәм укытучылар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары һәм истәлекле бүләкләр алдылар.​


29
октябрь 2018 ел.
дүшәмбе

Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге җитәкчесе П. Б. Яцукның  больничныйда булган вакытына,Тукай районының һәркем керә алырлык аучылык җир-суларында аучылык ресурсларын табуга гаризаны кабул итү һәм рөхсәтнамә бирү өчен җаваплы итеп, Алабуга районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге җитәкчесе Родионов А. В. билгеләнде.

Рөхсәтнамә алу өчен түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк:

Алабуга шәһәре, Чапаев ур., 68

89178692865 Родионов Андрей Валерьевич

Рөхсәтнамә алу өчен гаризалар буенча гражданнарны кабул итү графигы:

 Дүшәмбе

15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр - ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү;

17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр -гариза бирү ысулы буенча бүленмичә (чират буенча) гражданнарны кабул итү.

Җомга

15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр -ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү;

17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр - гариза бирү ысулы буенча бүленмичә (чират буенча) гражданнарны кабул итү.

Шимбә

9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр -ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү;

11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр - гариза бирү ысулы буенча бүленмичә (чират буенча) гражданнарны кабул итү.

 


26
октябрь 2018 ел.
җомга

«Зөя буйлары» дәүләт табигый тыюлык белгечләре, сыйныф җитәкчесе Бызова М. А., Сагдеев ис. урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 «А» сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары белән берлектә,  тыюлык территориясендә «Буа урманчылыгы» ДКУ урман массивларын чүп-чардан һәм калдыклардан чистарту буенча экологик өмә үткәрделәр. Чарада барлыгы 23 укучы һәм 10 ата-ана катнашты. Якынча 3,5 куб. м. чүп-чар җыеп алынды. Әлеге чара буенча эш даими рәвештә дәвам итәчәк.

Шулай ук «Зөя буйлары» дәүләт табигый тыюлык белгечләре, балаларга һәм олыларга урман һәм су ресурсларын саклау, табигатькә сак караш буенча лекция укыдылар. Соңыннан иң актив укучылар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты дипломнары белән бүләкләнделәр.


25
октябрь 2018 ел.
пәнҗешәмбе

         Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча район бүлеге башлыгы Иванов Эдуард  Түбән Кама районының «Балалар биология-экология үзәге» исемле өстәмә белем бирү учреждениесендә Халыкара хайваннарны яклау көненә багышланган викторина үткәрде.

         Викторинада башлангыч сыйныф балалары катнашты. Алар хайваннар дөньясы турында белемнәрен күрсәттеләр, иң яхшыларына грамоталар тапшырылды, ә белем бирү үзәгенә Татарстан Республикасының Кызыл китабының соңгы басмасы бүләк ителде.​

 


24
октябрь 2018 ел.
чәршәмбе

 

Татарстан Республикасының аучылык җир-суларында хайваннарның санын исәпкә алу башлана.

Якын арада киләсе хайваннарның санын исәпкә алу башлана:

- кондыз, 2018 елның 20 октябреннән 20 ноябренә кадәрге чорда;

- чәшке, 2018 елның 25 октябреннән 25 ноябренә кадәрге чорда;

- кама, 2018 елның 25 октябреннән 25 ноябренә кадәрге чорда;

- ондатра, 2018 елның 25 октябреннән 15 ноябренә кадәрге чорда.

Хөрмәтле аучылар, әгәр дә сез хайваннарны исәпкә алуга кушылырга теләсәгез, тулырак мәгълүмат  артыннан аучыларга яки сезгә якынрак булган ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге башлыгына мөрәҗәгать итә аласыз.


23
октябрь 2018 ел.
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча су биологик ресурсларын дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлеге башлыгы Самигуллин Марсель Мөсәгыйть улы, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисенең  урынбасары Шәрәфетдинов Рамил Гомәр улына һәм су биологик ресурслар бүлеге башлыгы Мустакимова Ирина Викторовнага, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары - Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе Илья Васильевич Шестаковтан, “2018 елның 13 сентябреннән 15 сентябренә кадәр  Санкт-Петербург шәһәрендә узган, “Балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм технологияләре күргәзмәсендә” Татарстан Республикасы стендын оештыруга һәм аның эшен алып баруга  зур өлеш керткән өчен рәхмәт хаты” тапшырды.

         Өстә күрсәтелгән күргәзмә буенча тулырак мәгълүматны, сез безнең яңалыкларда һәм фоторепортажда карый аласыз. ​


22
октябрь 2018 ел.
дүшәмбе

 

17-20 октябрьдә Сочи шәһәрендә «Экологик туризм: глобаль чакыру һәм Россияне ачу» исемле халыкара конференция узды. Чарада Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре, ә шулай ук 300дән артык белгеч, бизнес һәм сәяси берләшмә вәкилләре катнашты.

Россиядә экологик туризмны тотрыклы үстерү юлында торган бурычлар һәм чакырулар дискуссия өчен төп темалар булып килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования