«Зөя» заказнигы берничә сәгатькә ачык һавада танып белү мәйданчыгына әверелде – биредә Казанның «Золотые бусины» монтессори-мәктәбе укучылары өчен дәрес үткәрелде.
Республика күлләрендә һәм елгаларында балыкларны коткару чаралары дәвам итә. «Кичке Таң» заказнигы хезмәткәрләре «ЭкОС» (Экология, саклау, коткару) мәктәп түгәрәге әгъзалары белән Иж елгасы табигать һәйкәле территориясендә «Балык булсын! (Рыбе – быть!)» акциясе оештырдылар. Олылар бәкеләр борауладылар, ә укучылар коры камыш җыйдылар.
Казан – Ульяновск автоюлының 63 км ында автомобиль йөртүче җиңел автомобилендә кыр кәҗәсен бәрдерә. Хайван алган җәрәхәтләрдән үлә.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре гаиләләре белән Россия Федерациясе Президентын сайлауларда тавыш бирергә керештеләр.
Республикада хайваннарны кышкы исәпкә алу тәмамланды. 2 ай эчендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм аучылык хуҗалыклары белгечләре, егерьләр, җәмәгать инспекторлары һәм битараф булмаган аучылар 14 мең километрдан артык юл үтте. Исәпкә алу өч этапта узды: исәп маршрутларын планлаштыру, аларда кыр эшләре, хайваннар һәм кошларның ау ресурсларын исәпләү.
Бүген Халыкара Елгалар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты анда яшәүчеләрнең кайберләре турында кызыклы фактлар белән танышырга тәкъдим итә.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетына биологик төрлелек бүлегенә хезмәткәрләр кирәк.
Шактый калынайган хайваннар кышкы йокыдан уянып чыга башладылар. Алар, тирә-якны өйрәнеп, ашыкмыйча гына, кар каплаган урман сукмакларында йөриләр.
Кыш ахырында һәм яз башында урман хайваннары витаминнар җитмәүне капларга тырышалар. Ә кар катламының калынлыгын һәм урманнарның үтә алмаслыгын исәпкә алсак, бу бик җиңел эш түгел. Һәрбер хайван өчен тоз балансы табигатьтә исән калуның нигезе булып тора.