Мышиная лихорадка

Тычкан бизгәге.

Тычкан бизгәге - каты вируслы табигый учаклы авыру. Аңа бизгәк, гомуми интоксикация, бөерләр зарарлану хас.

Авыруны вакытында дәваламасың, ул бөерләрне зарарлый, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. Авыру кискен башлана, температура кинәт кенә 40 градуска күтәрелә, буыннар һәм мускуллар авырта, туңу, күңел болгану, баш авырту башлана.

Бу авыру вакытында еш кына кеше бик начар күрә башлый – аның күз алды томанлана; баш авырту, теш казналары канавы, борыннан кан килү дә булырга мөмкин. Якынча 4 көннән соң бу билгеләр бетсә дә, авыру әле сәламәтләнми, ә киресенчә, бөерләренең эшчәнлеге начарая башлый. Организмнан кайбер матдәләрне бүлеп чыгару туктала. Нәтиҗәдә, күңел болгану, косу арта, кешенең буыннары авырта, хәлсезләнә. Кешегә вирус һава-тузан аша күчә. Кешеләр җәй көне авыруны алиментар юл белән йоктыралар. Кешедән кешегә авыру күчми. Тычкан авыруы белән еш кына авыл халкы һәм туристлар чирли.

Диагностика: Авыруның беренче чорында авыруны табу авыр була. ОРЗдан аны борын тыгылмау, ютәл булмау, югары тын юллары ялкынсынмау буенча, ә эчәк авыруларыннан – эч авыртуы, күңел болгануы соңрак башлануы, авыру барышында көчәя баруы белән аерып була. Төп диагностик признак – температура нормальләшкәннән соң, чирләүченең сидеге кинәт кими, хәле начарлана. ГЛПСның диагнозын лаборатор раслау да мөмкин.

Симптомнар һәм агымы: Яшерен чор 7 көннән 46 көнгә кадәр барырга мөмкин. ( ешрак 21 көннән 25 көнгә кадәр). Авыру барышында түбәндәге чорларны бүлеп карарга була: башлангыч, олигоурия, полиурия һәм реконвалесценция. Башлангыч чор 1 көннән 3 көнгә кадәр дәвам итә һәм кискен башлану, температура кинәт кенә 38-40 градуска күтәрелү, бизгәк белән сыйфатландырыла. Каты баш авыртуы, хәлсезлек, авыз кибү башлана. Авыруларның бит , муен, күкрәкнең югары өлеше тиресендә гиперемия күзәтелә. Конъюнктив барлыкка килә, кайбер очракларда тәңгә тимгелләр чыга. Кайсыбер кешедә чир сизелмичә башланып, соңыннан каты бәрергә мөмкин. Башлангыч чорда эчке әгъзалар ягыннан үзгәрешләр сизелми. 2-4 көннән алып 8-11 көнгә кадәр – авыру чоры. Температура 38-40 градуста кала һәм 4-7 көнгә кадәр тора.

Ләкин температура төшсә дә, кеше әле сәламәтләнми, ә киресенчә, хәле начарая башлый. Бу чорның төп билгесе – бил авырту. 5 көннән соң да бизгәк һәм интоксикация булып, бил авыртуы булмаса, ГЛПС диагнозы дөрес куелмаган дип тә шикләнергә мөмкин. Күп кенә авыруларның бил авыртуы башланганнан соң, 1-2 көннән күңел болгану һәм көнгә 6-8 тапкыр косу башлана. Ул ризык ашау яки дару эчү белән бәйле түгел. Шул ук вакытта эч авыртуы башлана, еш кына эч кабаруы күзәтелә. Бу чорда тире коры, биттә, муенда гиперемия күренә,шулай ук ярыларда конъюнктив һәм гиперемия саклана. Өске күз кабагы шешенеп торырга мөмкин. Геморрагик симптомнар барлыкка килә. Авыруның күрсәткече - бөер зарарлануы. Ул бит кабарынкылыгы, күз кабаклары шешенү белән күренә. 2-4 көннән сидек кими, авыр очракларда - бетә. Сидектә асым күбәя ( 60 г/л кадәр), олигоурия чорының башында микрогематурия булырга мөмкин, сидекнең юшкынында гиалинлы һәм ярмалы цилиндрлар, кайбер вакытта Дунаевскийның “фибриннлы” цилиндрлары да булырга мөмкин. Калдык азот арта бара.

Авыруның 7-10 көненә азотның артуы аеруча чагыла. 2-3 атнадан калдык азот нормальләшә. Полиурия чоры авыруның 9-13 көненнән башлана. Косу туктый, әкренләп бил һәм эч авыртмый башлый, аппетит һәм йокы нормальләшә, тәүлек эчендә сидеге арта бара ( 3-5 литрга кадәр). Гомуми хәлсезлек, авыз кибү саклана. 20-25 көннән алып терелү чоры башлана. Дәвалану: Дәвалану инфекцион бүлек шартларында алып барыла. Ялкынсынуга каршы дәвалану бирелә, сидек чыгуны нормальләштерәләр. Бөерләрнең зарарлануын көчәйтә торган дарулар кулланылмый.

Профилактика: Тычкан авыруы йоктырмас өчен, табигатькә чыкканда, тычканнарга каршы саклану чаралары куллануга кайтып кала.

Шулай итеп, куе үлән эченә кермәскә,азык-төлекне тычканнар тими торган җирдә сакларга кирәк.

Өзлекләр : - азотемик уремия (бөернең бурычы бозылу),

 - бөер өзелү, - эклампсия (аң югалту белән көзән җыеру),

- кан тамырларының каты җитешсезлеге,

- үпкә шешү,

- учаклы пневмонияләр.

 

 

.

Соңгы яңарту: 2 июль 2019, 11:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования