Трихинеллез

Трихинеллез— Әлеге авыруны кешеләрдә һәм хайваннарда трихинелла төркеменә кергән түгәрәк формадагы паразитлар китереп чыгара. Трихинеллалар 3 төрле була: Trichinella spiralis, Trichinella nativa, Trichinella nelsoni. Трихинелланың үсеш циклы бер хуҗада үтә. Буйга җиткәч, алар нечкә һәм калын эчәкләр читендә сорыкорт булып яшиләр, ә корт вакытында - йөрәк мышцаларыннан башка, бүтән аркылы - буйлы мускулларда. Трихинеллаларда өзлексез сорыкорт булып яшәү күзәтелә, чөнки алар үзләренең үсеш баскычының берсендә дә тирә якка чыкмыйлар.

Трихинеллалар - тере бала тудыручы. Трихинеллаларның биологик циклында берничә баскыч аерып чыгарырга була: күкәй, яралгы, күчмә корт, буйга җитмәгән корт, инвазион корт һәм буйга җитү баскычы. Күкәй күзәнәгеннән кортка кадәр үсеш, ананың яичнигында һәм аналыгында уза. Кортлар тереклек иясе буйлап сөяк мышцаларына кадәр җитәләр. Мышцаларга кереп, алар инвазион кортка кадәр үсәләр. Инвазион корт спираль шикелле бөтерелеп, капсула белән әйләнелеп алына һәм шул хәлендә хуҗа эчендә бик озак вакыт яши ала. Шундый корт бүтән хуҗаның эчәкләренә керсә, шунда ук буйга җиткән ата һәм ана трихинеллалар барлыкка килә. Кешегә трихинеллалар пешерелеп яки кыздырылып җитмәгән дуңгыз итеннән, дуңгыз маеннан (бигрәк тә ит җепсәләре кергән май куркыныч) керә. Шулай ук кыргый хайваннарның (соры һәм ак аюлар, кыргый дуңгызлар һ.б.) итен ашап та бу авыруны йоктырырга мөмкин.

Трихинеллез күбесенчә кабынып, кайбер чакта күп кешене каплап алып барлыкка килә. Күп очракта авыру бөтен гаиләне каплап ала.

Чирнең яшерен чоры 10-25 көн тәшкил итә. Яшерен чор инвазиянең һәм чирнең авырлыгына карый: агымы никадәр каты булса, яшерен чор шулкадәр кыска була. Шулай итеп, аның озынлыгы бер атна яисә тагы да ким булырга мөмкин. ( бик авыр очракларда – 1-3 көн) Чирнең симптомсыз барган очракларында яшерен чор 4-5 атнага кадәр дәвам итә ала. Чирнең бу формасын табу бик авыр. Бу очракта үзенчәлекле булмаган симптомнар гына күзәтелергә мөмкин: температура күтәрелә, мышцаларда каты булмаган авыртулар сизелә, бит шешенгәнсыман, гомуми хәлсезлек. Бу чорда кан анализын ясасалар, эозинофилларның күп булуы күренә. Эозинофилларның саны озак вакыт буена чыдый, ә калган симптомнар бер атна эчендә юк булалар. Чирнең симптомсыз үтүе 20-30% очракларда күзәтелә. Чир җиңелчә генә үткән очракта, яшерен чор, шулай ук, 4-5 атнага кадәр дәвам итә ала. Ләкин бу очракта авыру кискен башланып китә. Трихинеллалар керүенең күрсәткечләре булып, югары температура күтәрелү 38—39 °С, баш авыртуы, хәлсезлек тора.

Югары температура озак тормый һәм 37—37,5 °С кадәр тиз төшә, шул рәвештә атна буе тора. Чирнең киләсе симптомнары күбрәк чагыла: бит шешенгәнсыман булу, аяк, бил һәм башка мышцаларда каты булмаган авыртулар сизелү. Периферия каннында эозинофиллар саны 10—20% була. Төп симптомнар 1-2 атна буена сакланалар, кандагы эозинофиллар саны 1-3 айга кадәр югары дәрәҗәдә калалар.

Трихинеллез уртача үткән очракта, кыска яшерен чор белән характерлана ( 2-3 атна).авыру югары температура күтәрелү 38—39 °С белән башланып китә,берничә сәгатьтән 38—38,5 °С кадәр төшә, ә икенче атнадан башлап 37—37,5 °С тора. Бизгәк мышцаларда шактый каты авыртулар белән үтә. Бит шешенгәнсыман була, шешләр барлыкка килә, күп очракларда конъюнктивит та кушыла.

Соңгы яңарту: 2019 елның 2 июле, 12:00

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International