Комитет турында мәгълүмат

Комитет турында мәгълүмат

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты (алга таба - Дәүләт комитеты) Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген, шулай ук су биологик ресурсларын саклау, контрольдә тоту һәм куллануны җайга салу вәкаләтләрен башкаручы башкарма хакимияте органы булып тора.

1.2. Дәүләт комитеты, федераль әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территорияләрдән тыш, үз эшчәнлеген Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыра.

1.3. Дәүләт комитеты үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясе, федераль конституция законнары, Россия Федерациясе Президенты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте актлары, Россия Федерациясенең халыкара килешүләре, Татарстан Республикасы Президенты актлары, Татарстан Республикасы законнары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарлары һәм боерыклары, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының хокукый актлары, башка норматив-хокукый актлар һәм әлеге Нигезләмәгә таяна.

2.1. Дәүләт комитетының төп бурычлары булып түбәндәгеләр килә:

* хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген, шулай ук эчке су объектларында су биологик ресурсларын саклау һәм куллану өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыру;

* юридик затлар һәм гражданнар тарафыннан, хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген, шулай ук су биологик ресурсларын саклау һәм файдалану турында Россия Федерациясе законнары һәм Татарстан Республикасы законнары таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны һәм күзәтүне тәэмин итү;

* Татарстан Республикасы территориясендә, федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган территорияләрдән тыш, хайваннар дөньясы объектларына дәүләт исәпкә алуын, дәүләт кадастрын һәм дәүләт мониторингын оештыру һәм алып бару.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International