Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Спасс районы буенча ДБО “ Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” хезмәткәре полиция хезмәткәрләре белән берлектә, “Спасс” дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә, резин көймәне кулланып, биологик су ресурсларын хокуксыз тоткан өчен, гражданинны тоткарладылар. Бу очрак буенча Татарстан Республикасының Спасс Районы буенча Россиянең Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә тикшерү алып барыла.