ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2017 ел
җомга

201 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Иҗтимагый киңәшмә утырышы уздырылды. Көн тәртибендә киләсе сораулар күтәрелде:

1. ТР МК 22.04.2010 елдан  293 номерлы “Татарстан Республикасы территориясендә, аучылык ресурсларына һәм биологик су ресурсларына кертелмәгән, хайваннар дөньясы объектларын табу Тәртибен раслау турында”гы  боерыгында бирелгән процедураларны тикшерү.

2. Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсен Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына күчерүне һәм тапшырылган вәкаләтләрне истә тотып  Иҗтимагый киңәшмәнең алдагы эшчәнлеге турында фикер алышу.

“Озын Алан” табигать тыюлыгы хезмәткәрләре белән Тәтешнең 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Халыкара  биологик төрлелекне  саклау көненә багышланган, экология дәресе уздырылды.  Чарада 70 якын укучы катнашты. Дәреснең максаты булып, туган як флорасының  һәм фаунасының  биологик төрлелеге турында, табигатьне саклау эшчәнлеге һәм безнең илнең аерым саклана торган табигый территорияләр турында белемнәрне ныгыту торды. Дәреснең нәтиҗәләре буенча  викторина уздырылды. Анда балалар  материалны югары дәрәҗәдә үзләштергәннәрен күрсәттеләр. Аерым осталык күрсәткән балаларга бүләкләр бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International