ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков эш визиты белән Чистай районында булды.

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Чистай районының 1нче гимназиясендә «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» дигән ачык дәрес үткәрде. Ул югары сыйныф укучыларына республиканың табигате, шулай ук үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында әсәрләр язган язучылар һәм шагыйрьләр турында, хайваннар дөньясының төрләре төрлелеген саклау буенча эш турында сөйләде.

ТР Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты хәбәр итә: 2 сентябрьдә 00 сәгать 00 минуттан республикада каурыйлы киек кошларга ау сезоны ачыла.


31
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 5 нче сентябрьдән һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә кыйммәтле мехлы җәнлекләрне аулауга гаризалар кабул итү башлана.


29
август, 2023 ел
сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Әлки һәм Ютазы районнары территориясендә беркетелгән яңа аучылык биләмәләре («Хузангай» һәм «Тургай» аучылык хуҗалыклары) барлыкка килүе турында хәбәр итә. Шуңа бәйле рәвештә, күрсәтелгән районнарның гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләре чикләре үзгәрде.

Без көн саен елга, күл һәм диңгез ярларында чүп-чарга юлыгабыз, гәрчә анда ташланырга тиеш булмаса да. Бу күренеш борчылдыра да, шулай ук киләсе буыннар өчен дөньяның нинди булачагы турында уйланырга мәҗбүр итә. Ел саен бу проблемага битараф булмаган кешеләрнең саны арта баруы исә сөендерә. Алар су объектларын, шул исәптән аеруча саклана торган табигый территорияләрне җыештыралар һәм тәртип саклыйлар.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты анкета узарга тәкъдим итә. Ул дәүләт органында коррупциянең торышы, дәүләт функцияләрен гамәлгә ашырганда яки физик (юридик) затларга дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә административ киртәләр булу турында гражданнар фикерен өйрәнү максатында үткәрелә.

Әгерҗе районында хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләрнең төрләре төрлелеген ачыклау буенча кыр фәнни-тикшеренү эшләре үткәрелде. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инициативасы белән оештырылган тикшеренүдә Казан (Идел буе) федераль университеты белгечләре һәм Идел-Кама тыюлыгы хироптерологы катнашты.


28
август, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Роспотребнадзорның ТР буенча инспекторлары белән берлектә Чистай районында елга балыгы сәүдәсе урыннары буенча рейд чарасы үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International