Бүген, 2017 елның 16 ноябрендә, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, районара бүлекләрнең башлыклары һәм җитәкчеләре һәм региональ әһәмияттәге дәүләт тәбигый тыюлыкларның директорлары катнашында киңәйтелгән киңәшмә уздырылды.
Киңәшмә барышында бу елның 10 ае эчендә эшләнгән эшләрнең арадагы нәтиҗәләре чыгарылды һәм тикшерү-күзәтү эшчәнлеген камилләштерү сораулары һәр яктан тикшерелде.