2018 елның 25 февралендә Татарстан Республикасының Балтач районындагы “Нормабаш” авылы янындагы сулыкның бозында һәвәскәр балыкчылар арасында түбәндәге номинацияләр буенча ярышлар узды:
-Иң беренче балык тоткан балыкчы;
-Иң зур балык тоткан балыкчы;
-Иң күп балык тоткан балыкчы;
-Иң яшь балыкчы;
-Иң олы яшьтәге балыкчы;
- Балыкчы хатын;
- Иң җитез боз тишүче;
-Ерактан килгән балыкчы.
Һәвәскәр балыкчылар арасындагы ярышларда администраторлар булып иҗтимагый челтәрләрдәге ике төркем «Рыбаки», «BaltasiFishing», МБО “Хыял” яшьләр үзәге” һәм “Балтач” дәүләт тәбигый тыюлыгы чыктылар. 2 сәгать дәверендә балыкчылар балык тоту буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Барлык 8 номинация нәтиҗәләре буенча җинүчеләр бүләкләнделәр. “Балтач” тыюлыгы администрациясе белән балык фаунасының төрлелеген саклауда, Балтач районының сулыкларын чистартуда булышлык күрсәткән өчен, киләсе балыкчылар: Фазылзянов А.Т., Хайруллин Б.Г., Самигуллин Р.М., тыюлык дипломнары һәм “Татарстан тыюлыклары” исемле китап белән бүләкләнделәр. Чара ахырында бөтен килгән кешене балык ашы,чәй һәм белен белән сыйладылар.