«Парклар маршы-2019»

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Үсемлекләрнең һәм хайваннарның яшәү урыннарын саклыйк!» девизы астында «Парклар маршы-2019» дип исемләнгән Халыкара табигать саклау акциясе башланды.

Парклар маршы- Кыргый табигатьне саклау үзәге (Мәскәү ш.) инициативасы белән, 1995 елдан бирле Россиядә һәм БДБ илләрендә ел саен үткәрелә торган акция. Бу акция Россиянең һәм чиктәш илләрнең аеруча саклана торган табигый территорияләренә иҗтимагый ярдәм итүгә юнәлтелгән. Акцияне Россия Федерациясенең Табигый байлыклар министрлыгы һәм БДБ илләренең тиешле министрлыклары хуплый.

2019 елда «Парклар маршы» акциясе кысаларында 2019 елның 26 мартыннан 24 маена кадәр «Кызыл китап битләре»дигән сәнгать конкурсы игълан ителде. Без Парклар маршында катнашучыларга уртак көч белән Кызыл китап төзергә тәкъдим итәбез. Аңа сезнең төбәгегезнең яки районыгызның, Россия яки төбәк Кызыл китапларына кертелгән, шулай ук аларга кермәгән, әмма сезнең яшәү тирәлегендә сирәк очрый торган төрләре керә ала. Шул хайваннар яки үсемлекләр рәсемнәрен ясарга кирәк.

Рәсемнәргә кыскача аңлатма язарга кирәк – ни өчен сез ул төрне сайладыгыз , нәрсәсе белән ул игътибарга лаек һәм аңа нәрсә яный.

Эшләрне башкару таләпләре белән Комитет сайтындаhttp://ojm.tatarstan.ru/rus/ekologicheskoe-prosveshchenie.htm яки 8(843)211 75 06 телефоны буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International