Казан федераль университеты студентларының “Чатыр –Тау” тыюлыгында узган практикасы

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Азнакай муниципаль районында Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының табигать төзелеше һәм судан файдалану кафедрасының 1 нче курс студентлары умырткалылар зоологиясе буенча кыр практикасы узалар. Практиканың төп максаты-аеруча саклана торган табигый территорияләрнең фаунасын карау һәм өйрәнү.

“Чатыр-Тау” тыюлыгы хезмәткәрләре студентлар белән берлектә,, төрле биотоплардагы һәм яшәү урыннарындагы умырткалы хайваннарныңтөр составын билгеләү өчен, “Чатыр-Тау” тыюлыгы территориясенә һәм “Ык елгасы” табигать һәйкәле территориясенә бардылар. “Чатыр-Тау” тыюлыгы башлыгы Кашапов Илназ Рәшит улы студентларга биологик төрләрне, табигый экосистемаларны саклау өчен алып барыла торган чаралар, тыюлыкта очрый торган хайваннарның тормыш үзенчәлекләре турында сөйләде.

Әлеге аеруча саклана торган табигый территорияләрне тикшерү барышында Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк төрләр очрады:кошлардан - ысылдык аккошның гаиләсе, шөлди– саескан, үсемлекләрдән- ап-ак төнбоек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International