Дәүләт комитетында биотөрлелек бүлеге башлыгы вазифасына кадрлар резервына кертүгә конкурс үткәрелде

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Биотөрлелек бүлеге башлыгы вазыйфасына 3 кандидат гариза бирде. Кадрлар резервына кертүгә конкурс бүген Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында узды. Нәтиҗәләр 7 эш көне эчендә игълан ителәчәк.

Кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итү турында барлык мәгълүмат Дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырыла. Хәзер су биологик ресурслары бүлеге башлыгы, гомуми бүлек башлыгы һәм мониторинг бүлеге башлыгы вазифаларына кадрлар резервына кертүгә гаризалар кабул итү дәвам итә.

Тулырак мәгълүматны «Идарәче кадрларның федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында табарга мөмкин http://gossluzhba.gov.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International