Дәүләт комитеты хезмәткәрләре ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә браконьерны тоткарладылар. Аңа җинаять җаваплылыгы яный

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Казан-Ульяновск трассасында ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең патруль хезмәте экипажы Hyundai Solaris автомобилен туктатты. Авто хуҗасының законсыз гамәлләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасы биоресурслар буенча дәүләт комитетының Югары Ослан районындагы районара бүлеге хезмәткәрләреннән керде. Автомобильне тикшерү барышында багажникта ит тутырылган капчыклар табылды. Соңрак казанлының законсыз рәвештә табылган ана кабанны алып баруы ачыкланды. Шулай ук автомобильдә гражданинның утлы коралы да булды. Соңрак, тикшерү-оператив төркем белән берлектә, Югары Ослан районының Тәмте клубында   (кабанны тоту урынында)  тикшерү үткәрелде, кабанның башы Һәм тиресе табылды.

Хәзерге вакытта ауның рөхсәтсез башкарылуы ачыкланды. Мылтык хуҗасыннан тартып алынды, якынча зыян 60 мең сум  булып исәпләнде.

Россия законнары нигезендә, законсыз ау өчен РФ ҖК 258 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган.​

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International