Кадрлар резервындагы вакансияләр һәм конкурслар

2019 елның 13 декабре, җомга

2019 елның  13 нче декабреннән Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы  дәүләт граждан хезмәтенең киләсе вазыйфасын биләп торуга  бәйге игълан итә:                                                                 

хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы идарәсе биологик төрлелек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе (алып баручы төркем, «белгечләр» категориясе).

Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат «Идарәче кадрларның федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/.

Конкурста катнашу өчен гаризаларны, кирәкле документлар белән бергә, конкурс комиссиясе сәркатибе, кабул итү турында игълан урнаштырылган көннән алып  21 көн эчендә (2020 елның 9 гыйнварына кадәр), түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, каб. 203, тел. (843) 211-73-81, 211-66-94

Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 2020 елның 23 гыйнварында булачак.

 Конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта « Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International