ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2017 елның 16 ноябрендә, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, районара бүлекләрнең  башлыклары һәм җитәкчеләре һәм региональ  әһәмияттәге дәүләт тәбигый  тыюлыкларның  директорлары катнашында киңәйтелгән  киңәшмә уздырылды.

Киңәшмә барышында  бу елның 10 ае эчендә  эшләнгән эшләрнең  арадагы нәтиҗәләре чыгарылды һәм  тикшерү-күзәтү эшчәнлеген камилләштерү сораулары һәр яктан тикшерелде.

Хөрмәтле аучылар, 09.01.2014 елдан  4 номерлы “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне  белүне тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы  РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү  2017 елның 7 декабрь көнендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында узачак.

Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә. Документларны кабул итү вакыты 2017 елның 16 октябреннән  башлана, 2017 елның  27  ноябрендә тәмамлана.

Барлык документлар да Комитетка турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресына юнәлтү юлы белән тапшырылырга тиеш. Мәгълүматларның яңаруын Комитетның сайтында “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә карагыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International