Аулаганнар:Әлмәт районында кабаннарны законсыз аулау очрагы очыкланды

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып бара.

Шулай итеп, производство инспекторларының бердәм эше нәтиҗәсендә, Әлмәт районының «Ласка» аучылык хуҗалыгы территориясендә законсыз ау факты ачыкланды.

Гражданнар тарафыннан өч кабан тотылган. Тикшерү барышында браконьерларның эзләре якындагы авылның бер хуҗалыгына китереп чыгарган.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының «Законсыз ау»дигән 258 маддәсе 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылды. Аучылык байлыкларына китерелгән зыян 330 мең сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International