Уылдык чәчү-2022: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Алексеевск районында браконьерны тоткарлады

2022 елның 13 мае, җомга

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып бара.

Шулай итеп, "Уылдык чәчү" операциясе кысаларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча полиция бүлеге хезмәткәрләре һәм "Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге"  ДБУ белгечләре белән берлектә Лебедино авылыннан 2 км ераклыкта Кама елгасында су биологик ресурсларын законсыз тоткан гражданны тоткарладылар.

Төрле төрдәге 120 данә балык, резин көймә һәм законсыз тоту коралы (ятьмә) тартып алынды. Су биологик ресурсларына китерелгән зыян 124960 сум тәшкил итте.

Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 маддәсе (Су биологик ресурсларын законсыз тоту) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International